

“Росстат” белдерүенчә, мондый тискәре демографик күренеш моннан 15 ел элек тә булган. Ул чакта, ягъни 2006 елга халык саны 143,8 миллионнан 143,2 миллионга төшкән.
2015 елда русиялеләр 146 миллионга әйләнгән, моны статистлар Кырымның илебез составына керүе белән дә бәйли. 2017 елдан ватандашларыбыз саны 146,8 миллионнан кимемәгән. Ә менә 2020, 2021 елларда кинәт азаюыбызның сәбәбе нидә соң? Моны белгечләр беренче чиратта коронавирус пандемиясе белән аңлата.
Кадакланган тәрәзәләр
Халык санының кимүе кебек аянычлы хәл бигрәк тә авылларда күзгә ташлана. Җәй саен, отпуск алгач, мотлак рәвештә берничә көнемне туган авылымда үткәрергә тырышам. Каз-үрдәк бәбкәләре саклап, балык тотып үскән су буйларын, туган йортыңны ничек сагынмыйсың инде! Әмма еллар үткән саен авылым картая, аның урамнарында тәрәзәләре кадакланган ташландык йортлар күбәя. Без үскәндә унбер еллык булган мәктәп тә хәзер тугызъеллыкка әйләнгән. Быел биредә беренче сыйныфка укырга ике генә бала төшкән.
Ә без үскәндә авыл ничек гөрләп тора иде! Аның социаль объектлары да район үзәгендәгеләрдән ким түгел, хәтта чәчтарашка кадәр бар иде. Яңа еллар, сабантуйлары киң колач белән үткәрелеп, анда хезмәт батырлары хөрмәтләнә иде.
Су буйларында без йөргән такыр сукмакларны әрем, кычыткан, ялгыш кагылсаң тәнне чабырттыра торган паразит балтырган баскан. Адәм аягы да, мал тоягы да басмый хәзер ул тирәләргә, шуңа чүп үләннәре котырына. Мал дигәннән, авылда сыер асраучылар да елдан-ел кими. Элек һәр урамның үз көтүе булса, хәзер авылның бер башыннан икенче башына кадәр сыер җыеп йөри бахыр көтүче.
Мал асрау керемле шөгыль түгел: “Печәнен, саламын, фуражын сатып аласың, күпме эш башкарасың! Аннары авылда хәзер күпчелек пенсионерлар гомер кичерә, ә алар — нигездә, сәламәтлекләре какшаган кешеләр. “Яшьләр авылда калмый”, — дип сукранучылар хаклы, әлбәттә.
Әйе, яшьләр авылдан китә, ә авылда калганнар акрынлап мәңгелек йортка — зиратка күчә. Кызганыч, коронавирус пандемиясе аркасында вакытсыз дөнья куючылар да булды.
Нишләргә?
Халык саны артсын өчен, демографлар әйтүенчә, һәр гаиләдә балалар саны икедән артык булырга тиеш. Киресенчә булганда, халык саны азаячак. Ә чынбарлыкта ничек? Русиядә туым күрсәткечләре күп илләрдәгедән калыша. Әлбәттә, хөкүмәтебез демография мәсьәләләрен хәл итү өчен “Ана капиталы” кебек программалар, аерым категория гражданнарга социаль түләүләр, ярдәм чаралары булдырды. Әмма болар гына әлегә тоемлы нәтиҗә бирми. Бу аңлашыла да: аерым категорияләргә генә ярдәм күрсәтү хәлне үзгәртмәячәк, чөнки русиялеләрнең күбесе бүген ярдәмгә мохтаҗ.
Халык саны табигый рәвештә артсын өчен, бәлки, әллә ни күп тә кирәкмидер: бары тик без иртәгәсе көнгә ышаныч белән багарга, эшле булып, лаеклы хезмәт хакы алып яшәргә тиеш.