+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
8 декабрь 2021, 11:45

Кадетлар чемпионатка әзерләнә

Уфа районының Булгаково лицее командасы “Коткару эшләре” компетенциясе буенча “WorldSkills Russia" чемпионатында катнаша.

Кадетлар чемпионатка әзерләнә
Кадетлар чемпионатка әзерләнә
Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында Уфа районының Булгаково лицее командасы “Коткару эшләре” компетенциясе буенча “WorldSkills Russia" чемпионатында катнаша.

“Коткару эшләре” компетенциясе буенча “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) VII төбәк чемпионатында катнашу өчен Уфа районының Булгаково лицее кадетлар-яшьармиячеләр командасы Чесноковка авылында Уфа шәһәренең янгын сагы идарәсе базасында әзерлек үтте.

Булгаково лицее директоры Н. А. Полищук сүзләренә караганда, команданы чемпионатта катнашуга әзерләү “Мәгариф” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру һәм үзара хезмәттәшлек ярдәмендә мөмкин булган. Әзерлек барышында команда төрле гадәттән тыш хәлләр вакытында коткару эшләре буенча төрле күнекмәләр үтте. Моннан тыш, янгын сүндерүче-коткаручының хәрби киемен тиз кию күнекмәләре дә өйрәнелде.

Укучылар санап үтелгән барлык белемне һәм күнекмәләрне “Тормыш хәвефсезлеге нигезләре” дәресләрендә, шулай ук 2019 елда Булгаково лицее базасында оештырылган “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәгендә дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында да алган.

 
Фото: srk.nationalpriority.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: