+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
14 декабрь 2021, 10:39

"Вирусны җиңеп, 100 яшькә кадәр яшәячәк кеше!"

Киләчәккә шундый фараз бирә табиб.

"Вирусны җиңеп, 100 яшькә кадәр яшәячәк кеше!""Вирусны җиңеп, 100 яшькә кадәр яшәячәк кеше!"
"Вирусны җиңеп, 100 яшькә кадәр яшәячәк кеше!"

Киләчәккә шундый фараз бирә табиб.

Бүген сәламәтлек саклау өлкәсендә, гомумән, җәмгыятьтә хәлләр катлаулы булуга карамастан, Краснокама үзәк район дәваханәсе терапевты Зинфира Гапсәламова күңелен төшерми.

– Бүгенге заманда медицина көчле, бу вирусны, һичшиксез, җиңеп чыгачакбыз. Моның өчен бары тик коллектив иммунитет булдырырга кирәк. Шуңа да халык прививкалар эшләтүдән баш тартмасын иде. Гомумән, әгәр дә дөрес яшәргә өйрәнсәк, тормышның асылын аңласак, кеше 100 ел яши алачак, моңа аның ресурслары бар, – ди ул.

Шундый оптимистик рухта башланды Краснокама үзәк район дәваханәсенең тәҗрибәле табибы Зинфира Гапсәламова белән сөйләшү.  Сменасына ашыкса да, безнең өчен бераз вакытын бүлде ул, чөнки гәзит аша халыкка җиткерәсе теләге бар иде.

Зинфира Гапсәламова Чакмагыш районының Имәнлекул авылында туып үскән, шунда урта мәктәпне тәмамлаган.

– Әтием Бөек Ватан сугышы ветераны иде, җиде ел сугышып, фронттан салыкын тидереп, чирләп кайткан. Сәламәтлеге юк, бик авыр тын ала иде, шулай да 89 яшенә җитеп дөнья куйды. Мин кечкенә чактан аңа карап: "Әтине ничек дәваларга, ничек аны озаграк яшәтергә икән?" ­– дип уйлана идем. Шул теләгем мине башта – Уфа медицина училищесына, аннары Башкорт дәүләт медицина институтына алып килде. Институтны уңышлы тәмамлап, Краснокама районына эшкә килдем. Белгечлегем буенча кардиолог булып эшли башладым, – ди ул.

Бу узган гасырның 1989 елы була. Яшь белгеч җиң сызганып эшкә тотына. Краснокама районын, бирдәге кешеләрне, табигатьне шул кадәр ошата ул, гомерен шушы төбәк белән бәйли.

Зинфира Равил кызын пациентлар да бик тиз үз итә, яхшы даның да, начар даның да үзеңнән алдарак йөри, дип юкка гына әйтмиләр бит. "Әйбәт врач Зинфира"ның даны да авырулар арасында тиз тарала, чирлеләр нәкъ аңа эләгергә тырыша. Тирән белемле кардиолог берсен дә кире какмый, һәр авыру белән бар тырышлыгын һәм белемен салып эшли. Үз-үзенә таләпчән, ачык күңелле, зур йөрәкле, эшсөючән табиб Зинфира Равил кызын коллективта да бик яраталар, хөрмәт итәләр, аны яшьләргә һәрвакыт үрнәк итеп куялар.

2002 елда дәваханәдә реорганизация үткәннән соң, Зинфира Гапсәламова стационарда терапия бүлеге мөдире булып эшли башлый һәм бу катлаулы, җаваплы эшне 2018 елга, лаеклы ялга чыкканчы алып бара. Пенсиягә чыккач та яраткан эшеннән китәргә ашыкмый ул, җитәкчелекнең, коллегаларының сүзен екмыйча, участок терапевты булып эшли башлый, үз участогына караган ике меңнән артык кешене хезмәтләндерә.

– 2020 елда ковид инфекциясе чыкты, баштагы мәлләрдә чирләүчеләр шактый иде, аларны кабул итәргә, алар белән эшләргә кирәк. Без өлкән буын табиблар "тиеш", "кирәк" дигән сүзләрдә тәрбияләнгәнбез. Әлбәттә, кешеләрнең чирләвен күреп, тизрәк ярдмгә ашыгасың. Мин дә ковид-авырулар белән эшкә алындым, әлеге көнгә кадәр шушы постта, – ди ул.

Билгеле, чир көтмәгәндә башлана, аңа әзерлек булмый. Тиз арада дәваханәне тиешенчә җиһазландырырга, кадрлар әзерләргә, дарулар белән тәэмин итәргә кирәк була. Район дәваханәсе шушы бурычларны  җайга салу өстендә эшли. Билгеле ки, иң беренче Зинфира Равил кызы кебек намуслы табибларга таяна.

– Табибларга йөкләнеш бермә-бер артты, чир көчәйгән мәлләрдә  25-30ар чакыруга чыга идек. Һәр авыруның гомере өчен көрәш барды. Шөкер, эш дөрес оештырылып, вакытында ярдәм күрсәтелде, – ди Зинфира Равил кызы.

Озын смена буе, җәйләрен 35 градус эссседә "тын алмаган" махус костюмда йөрүләрен, күзлекләрдән битләрендә тирән эзләр калуын, даими битлектә йөргәннән күп табибларга дерматит булуын, үз сәламәтлеген куркыныч астына куеп, башкаларга ярдәм күрсәткән табиблар арасында да авыр чирләүчеләр булуын, үпкәләре 50-60 процент зыян күргән табибларның аяусыз чир белән көрәшеп, аякларына басу белән кабат халык сәламәтлеге сагына басуын ул сөйләми. Мин болар турында сораштыргач та тыйнак кына: "Һәр эшнең үз авырлыгы, табиблар өлешенә шундый сынау төште. Без нинди хәлдә дә халык сәламәтлеге сагында торырга ант бирдек. Һәм без аңа тугры!" – ди ул.

Зинфира Равил кызы сүзләренә карагана, бүгенге көндә ковид акрынлап булса да чигенә.

- Киңкүләм чараларны чикләү, карантин игълан итү чаралары бик урынлы булды. Чирнең таралуына киртә куелды. Бу бик мөһим, чөнки бер авыру үзе берничә кешене чирләтергә мөмкин. Эпидемия вакытында үзеңне генә түгел, башкаларны да саклау мөһим. Шуны да әйтәсе килә: прививка куйган кешеләр чирне җиңелрәк кичерә, тизрәк аякка баса. Шунысы да бар: үзегезнең сәламәтлеккә кул селтәмәгез, вакытында диспансерлау үтеп торыгыз, булган чирләрне дәвалагыз. Хәзер медицина көчле, кеше генә үз сәламәтлегенә битараф, чир аяктан еккач кына аның турында уйлана башлыйбыз. Имуннитеты нык, көр күңелле кешеләр чиргә бирешми, шуңа да яхшы уйлар уйлагыз, яхшы эшләр эшләгез, профилактика максатында витаминнар кабул итегез, күбрәк саф һавада булыгыз – һәм без бу чирне җиңеп чыгачакбыз, – ди ул.

Зинфира Равил кызы үзе табигатьне, республикабыз буйлап сәяхәт итәргә ярата.

– Кеше гомере – әйтеп бетергесез зур байлык. Шуны начар кәефкә, шикаятьләргә, зарлануларга, тиргәшүләргә, начар сүзгә, ачуга, үчкә сарыф итмичә, матур итеп яшәргә өйрәнсәк иде. Шулай булганда, без кешеләрнең гомерен озайтуга ирешәчәкбез. Хөкүмәтнең максаты да  шуңа юнәлтелгән. Быел барган Сәламәтлек һәм актив озын гомер елы игълан итү дә шуның белән бәйле, – ди ул.

...Һәр заманның үз батырлары. Сугыш яланында булмаса да, эпидемия вакытында үзләрен аямыйча, башкалар гомере, сәламәтлеге өчен көрәшкән кешеләрне нәкъ "батырлар" сүзе белән атыйсы килә. Уңышлар сезгә, ак халатлы фәрештәләр!

Гөлнара Гыйлемханова,

"Кызыл таң"ның үз хәбәрчесе.

Краснокама районы.

Рәсемдә: табиб Зинфира Гапсәламова.

Фото: “Кама таңнары” гәзите редакциясеннән.

 

 

 

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас