+21 °С
Облачно
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Яңалыклар
17 Декабря 2021, 12:55
Уфада Экспортерлар клубының икенче утырышы узды
Уфада «Халыкара бизнес атнасы-2021: Киләчәккә инвестицияләр» форумы кысаларында «Хәләл продукция экспорты» темасына Экспортерлар клубының икенче утырышы узды.
Уфада Экспортерлар клубының икенче утырышы узды
- Бүген хәләл сегментына ышаналар, чөнки бу - тикшерелгән һәм сыйфатлы продукция. Хәләл индустрияне үстерү Башкортстан Республикасы өчен сизелерлек икътисади файда китерергә мөмкин, - дип билгеләп үтте Башкортстан тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.
Чарада Башкортстан Республикасының 25тән артык хәләл юнәлешле компанияләре катнашты. Экспортерлар клубы утырышы стратегик сессия форматында узды, аның модераторы бизнес-тренер Константин Десяткин булды. Сессия кысаларында экспортның илләрен сайлау буенча "баш мие штурмы", актив фикер алышулар һәм экспортны кызыксындырган мәсьәләләр буенча карарларны төркемләп кабул итү үткәрелде.
Компанияләр үзләре өчен иң актуаль һәм үзләрен борчыган сорауларны ачты, тышкы базарга үз продукциясе белән чыгу, шулай ук «хәләл» билгесе астында сертификацияләү мөмкинлекләре турында сөйләделәр. «Хәләл» билгесе булган продукцияне мөселманнар гына түгел, башка милләт һәм конфессия вәкилләре дә сайлый, чөнки хәләл үзен базарда югары сыйфатлы продукция буларак күрсәтте, аларда кеше организмына зыян китерергә мөмкин булган ингредиентлар һәм өстәмәләр юк.
Утырыш экспертлары - Russian Promotion Group бүлекчәсе җитәкчесе Роман Гаврилин һәм Башкортстан Диния нәзарәте каршындагы хәләл индустриясен үстерү үзәге җитәкчесе Илнур Мөхәммәтҗанов.
Фото:
https://pravitelstvorb.ru
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"