+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
24 декабрь 2021, 13:45

"Артист чыгыш ясарга тиеш"

Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында күп эшләр башкарыла.

"Артист чыгыш ясарга тиеш""Артист чыгыш ясарга тиеш"
"Артист чыгыш ясарга тиеш"



Кичә Башкортстан Башлыгы Радии Хәбиров мәдәният һәм сәнгать вәкилләре белән очрашу барышында Башкортостан Республикасы Милли симфоник оркестры генераль директоры Артур Назиуллин коллективның илнең алдынгы мәйданчыкларындагы уңышлы гастрольләре турында сөйләде. Шулай ук ул 2022 елга планнары белән дә уртаклашты.
«Безнең коллектив күтәрелештә. 2022 ел уңышлы булыр дип өметләнәбез. Безгә 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көнендә Берлин филармониясенең зур залында концерт турында чакыру килде. Кызганычка каршы, пандемия аркасында концерт 2020 елдан 2022 елга күчерелгән иде. Мәскәүдә Денис Мацуев белән концертлар, „Зарядье“ концертлар залында, шулай ук Мәскәү консерваториясенең Зур залында оркестр концерты турында килешүләр бар. Алда бик җитди проектлар тора, алар, әлбәттә, сезнең зур игътибарыгызны таләп итә», — дип хәбәр итте Артур Назиуллин.
"Артист чыгыш ясарга тиеш. Башкорт артистлары дѳнья сәхнәләрен яулаганда тагын да яхшырак. Бу барысына да кагыла. Чикләрнең ачылуын гына көтәбез. Чикләрне ачкач, бөтен программаны куегыз, барыгыз», - диде Радий Хәбиров.

Фото: Валерий Шахов.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас