+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
28 декабрь 2021, 16:35

"Бездә туган телләргә игътибар зур"

Радий Хәбировка туган телләргә кагылышлы сорау да бирелде.

"Бездә туган телләргә игътибар зур""Бездә туган телләргә игътибар зур"
"Бездә туган телләргә игътибар зур"

"Сезнең соңгы вакытта еш кына башкортча сөйләшкәнегезне ишетергә була. Республикада полилингваль мәктәпләр саны артуын Сезнең туган телгә булган хөрмәтегез белән бәйләп буламы? "

Радий Хәбиров: "Мин биш яшькә кадәр, балалар бакчасына барганчы, саф башкорт телендә генә сөйләшә идем. Күрәсең, ул белемем баш миендә нык сакланып калган. Халык белән аларның туган телендә аралашсаң, кешеләргә хөрмәт күрсәтәсең, бу бик мөһим.

Полилингваль мәктәпләр төзү - милли сәясәт буенча яхшы күрсәткечләрнең берсе. Бүгенге көндә өч башкорт, Нефтекамада татар полилингваль мәктәпләр төзедек. Мишкәдә - мари полилингваль мәктәбе, Бәләбәй яисә Бишбүләктә чуваш полилингваль мәктәбе төзүне планлаштырабыз. Бу мәктәпләргә ихтыяҗ булуы бик мөһим. Мин моны ассызыклар идем. Безнең алдагы планда Акъярда да полилингваль мәктәп ачу тора".

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас