+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
28 декабрь 2021, 04:17

Таң атканчы - яңа һәлакәт

Бүген Иглин районында пассажир транспорты белән юл-транспорт һәлакәте теркәлде.

Авария иртәнге сәгать сигездә Иглин - Кызыл Восход автоюлының 3нче чакрымында булган."Peugeot Boxer" автобусы һәм каршы килүче "Datsun hondo" автомобиле бәрелешкәннәр.

Авария нәтиҗәсендә 31 яшьлек автобус пассажиры, шулай ук 30 яшьлек "Datsun" шоферы дәваханәгә китерелгәннәр.

Билгеле булганча, автобус "Уфа - Таутөмән" маршруты буенча хәрәкәт иткән.Салонда өч пассажир булган. Вакыйга урынында полиция һәм башка хезмәтләр эшли.

Дуслар! Көн туганчы яисә кояш баегач кышкы юлга чыкканда аеруча игътибарлы булыгыз! Онытмагыз, рульгә утыргач, сез үзегез өчен генә түгел, юлдашларыгыз өчен дә җаваплы!

Фото: Башкортстан буенча ЮХХДИ идарәсе.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас