

“2022 ел җитез генә үз көченә керә бара. Гадәттәгечә, республикада гомумдәүләт проектларын тормышка ашыруны дәвам итәбез. Аларга ярашлы, шушы еллар эчендә иң зур сумма – 35 миллиард сум чамасы чыгымнар каралган. Шуның 27 миллиард сумнан артыгын федераль бюджет бүләчәк.
Гомумдәүләт проектларыннан ни көтәргә соң? Мөһимнәрен билгеләгәндә – 44 модульле фельдшер-акушерлык пункты, 85 автомобиль һәм сәламәтлек саклау системасы өчен мең берәмлек җиһаз сатып алыначак. Уфада, Баймак, Кырмыскалы һәм Дуван районнарында дүрт поликлиника, шулай ук Мәчетле районында бер шифаханә, "Затон-Көнчыгыш" бистәсендә (Уфа) гомуми белем бирү мәктәбе төзелә башлаячак. Стәрлетамакта һәм Уфада гимназияләрне реконструкцияләү, Балалар онкологиясе һәм гематология үзәген төзү дәвам итә. Уфа курчак театрын төзекләндерү башлана. Әлбәттә, юл төзелеше буенча планнар зур. Ул – "Бөре – Тазтүбә – Саткы", Уфадан М-5 "Урал" трассасына "Көнчыгыш чыгыш". Шулай ук паркларны һәм скверларны төзекләндерүгә аерым басым ясала.
Яңа проектлар да барлыкка килде – "Русия яшьләре", "Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын үзгәртеп кору" һәм "Туристик инфраструктураны үстерү". Аларны тормышка ашыруга актив кушылу мөһим.
Республика Хөкүмәте утырышында гомумдәүләт проектларын тормышка ашыруда беренчел чираттагы бурычлар турында сөйләнде. Нәтиҗәләр буенча тиешле күрсәтмәләр бирелде. Бөтен юнәлешләр буенча җитез һәм җентекле эшләүне дәвам итәбез.
Гомумдәүләт проектларны тормышка ашыруны тәэмин итәбез, гражданнарыбызның яшәү сыйфатын күтәрәбез!", - дип яза Илшат Таҗетдинов.
Фото: facebook.com