

Анда катнашучылар шәһәрдә балалар өчен футбол секцисе булдыру турындагы планнары белән уртаклашкан. Ул “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт - тормыш нормасы” төбәк проектының максат һәм бурычларын тормышка ашыруга да багышланган.
Тренировкалар оештыру өчен проект инициаторына уңайлы бина кирәк.
“Мин балалар өчен футбол секциясе ачарга телим. Спортның бу төре бөтен организмга уңай тәэсир итә: психологик һәм физик чыдамлык арта, кан әйләнеше яхшыра, иммунитет ныгый. Пандемия чорында бу аеруча әһәмиятле. Әлеге вакытта минем 2011-15 елгылар арасыннан 40 кешелек команда тупланган. Тик миңа спорт залы табуда ярдәм кирәк”,– дигән эшкуарлык сәгатендә катнашучы.
Әлеге проектны район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов хуплаган һәм аны тормышка ашыруда булышлык күрсәтергә кушкан.
Фото: Дүртөйле районы хакимиятеннән.