+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
22 гыйнвар 2022, 05:16

Югары Тәтешледә су булачак

Русия Президенты Владимир Путинның май указын тормышка ашыру максатында кабул ителгән “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты республика авылларына да ярдәмгә килә.

Югары Тәтешледә су булачакЮгары Тәтешледә су булачак
Югары Тәтешледә су булачак

Тәтешле район үзәгенең «Көньяк-көнбатыш» бистәсендә яшәүчеләр узган коры җәйдә сусыз интеккән. Күпсанлы мөрәҗәгатьләр буенча район хакимиятенә бирегә су китерүне оештырырга һәм аерым урамнарга су бирү графигын төзергә туры килгән.

Озакламый Югары Тәтешле авылындагы бу җитди проблема хәл ителәчәк. “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында биредә яңа суалгычны проектлау һәм төзү эшләре башланган. 6 километр озынлыгындагы су челтәрен проектлау якынча 8 миллион сумга төшәчәк. Яңа суалгыч халыкны су белән тәэмин итүне җайга салырга ярдәм итәчә

Тәтешле районы хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, әлеге проблеманы хәл итү өчен 2021 елның ноябрендә суалгыч проектын төзү буенча контракт төзелгән. Ул бу елның 20 декабренә эшләнеп бетәргә тиеш. Проект район үзәгендә яшәүчеләрне 100 процент су белән тәэмин итәргә тиеш.

Әмма әлеге проектны гамәлгә ашырганчы, быелның җәе бар бит әле. Халык янә сусыз интекмәсен өчен “Көньяк” бистәсендә яңа артезиан скважинасын казый башлыйлар.

Фото: Тәтешле районы хакимиятеннән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас