-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
23 гыйнвар 2022, 18:00

Верификация нәрсә ул? Һәм нигә кирәк?

Башкортстан ЦУРы республика башкарма хакимият һәм урындагы үзидарә органнарының "ВКонтакте"да тагын 9 сәхифәсен верификацияләүдә ярдәм күрсәтте.

Верификация нәрсә ул? Һәм нигә кирәк?
Верификация нәрсә ул? Һәм нигә кирәк?

Болар - Әлшәй, Караидел һәм Илеш районнары хакимиятләре, Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы, Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте, Спорт һәм туризм, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре, Яшьләр сәясәте һәм эшкуарлык буенча дәүләт комитетлары сәхифәләре.

Башкортстанның ЦУРы ярдәмендә республика министрлыклары, ведомстволары һәм хакимиятләренең барлыгы 102 битенең "ВКонтакте" челтәрендәге 93 бите расланды.

Верификация нигә кирәк? Бу - аккаунт яисә сәхифәнең рәсми булуына һәм алар артында алдакчылар тормавына гарантия. Тагын да шунысы - верификацияләнгән төркем һәм сәхифәләр тасмада беренче булып күренә. Ул сәхифәнең исеме янында билге куела.

Верификациягә гаризаны профиль көйләүләрендә яисә "ВКонтакте" берләшмәсенең "Идарә" бүлегендә бирергә мөмкин. Шәхси битләрне верификацияләү өчен - паспорт һәм фото, оешмалар өчен - юридик берәмлекне, яки шәхси эшкуарны теркәү турындагы таныклык таләп ителә.

Гаризаны социаль челтәр хакимияте 30 көндә кадәр карый. Аны хуплаганда телефон номерын һәм профиль почтасын расларга кирәк. Әгәр дә гаризаны кире каксалар, яңасын кабат бирергә мөмкин.

 

Фото: ЦУРның “Вконтакте” сәхифәсеннән.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: