

Республикада Бөтендөнья башкортлары королтае башлангычы белән "Аек авыл" бәйгесе бара. Кушнаренко районының Иске Тукмаклы авылы халкы бу чарага төпле әзерлек белән килеп, бик теләп катнашты һәм район этабында жиңүгә иреште.
Конкурс кысаларындагы чаралар ел буена туктамады. Күмәк һәм аерым спорт уеннары җәен дә, кышын да авылдашларны җәлеп итеп торды.
Халыкны сәламәт тормыш алып баруга өндәүче кышкы ярышлар аеруча кызыклы уза. Күптән түгел шундый бәйрәмнәрнең чираттагысы гөрләде. Авыл мәдәният йортында эшләп килүче колективлар бик матур концерт куйды. Алар арасында "Ак калфак" вокал ансамбле дә балкыды.
Шунда ук ачык һавада табикмәк пешерелде, самавырлар кайнады. Халык җырлап-биеп тә күңел ачты. Менә шундый ямьле, тәмле, күңелле бәйрәмнәр авыл халкының тормышын яхшырта, күңелләрне күтәрә.
Фото: "ВКонтакте"