+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
27 гыйнвар 2022, 11:01

Даһилар белән дә "син" дип сөйләшә иде

Әнгам Атнабаевка да эләкте аннан. Безнең бәләкәй генә Бәйнә ападан!

Даһилар белән дә "син" дип сөйләшә идеДаһилар белән дә "син" дип сөйләшә иде
Даһилар белән дә "син" дип сөйләшә иде

Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе кафедрасында безгә белем биргән остазларыбыздан Бәйнә Салихҗан кызы Сәлимгәрәева аерым урын алып тора. Земфира Зариф кызы белән алар кафедрада ике гүзәл зат иде. Чын гүзәл.

Университетта укыган елларда Бәйнә апаның безне Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрына Әнгам Атнабаев әсәре буенча куелган "Юллар өзелгән вакыт" спектакленә алып барганы хәтердә. Ишектән килеп керүгә безне автор үзе каршы алды! Шунда апабыз моңача без күрмәгән усаллык күрсәтте.

- Бит очлары пешкән алма кебек, бер үпмичә ничек түзәрсең, - диде Әнгам ага, безнең кышкы салкында алланган йөзләргә карап.
- Түзәрсең, туры карап торма, читкәрәк чык, - диде без моңа кадәр бер дә күрмәгәнчә усалланган апабыз...

Аларның төртмәле-хикмәтле сүз алышуын тыңлап торырга базнат итмәдек, ары уздык.

Баксаң, алар "Кызыл таң"ның әдәбият бүлегендә бергә каләм чарлаганнар икән. Университетта татар филологиясе кафедрасы ачылгач, бер чорда Казанда белем эстәгән Суфиян ага Поварисов белән бергә Бәйнә апа республика мәктәпләренә татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләүгә чакырылган.

Ул елларда Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе кафедрасында белем алган студентларны күбесе аны "безнең икенче әни" ди. Андыйлар бармы бүген безнең арада?

Автор:Резида Валитова
Читайте нас