+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
1 февраль 2022, 12:41

"Әниемнең язмышын кабатладым"

"Бервакыт сеңлем белән мәчеткә кердек. Безнең иске киемнәрне күреп, безне аннан да куып чыгардылар".

"Әниемнең язмышын кабатладым"
"Әниемнең язмышын кабатладым"

"Әнием - әтинең икенче хатыны иде. Әти зур вазыйфалы кеше, шуңа да аннан барысы да курка иде. Ә әни, киресенчә, тыныч холыклы, сабыр. Әти әнидән 10 яшькә олырак та әле.
Әти гомер буе әнине мыскыл итеп яшәшәде. Бик нык эчте. Безнең өйдә ашарга булмаган чаклар да күп иде, ә менә аракы киштә саен. Әни әтигә бер каршы сүз дә әйтә алмый, әти аны бик нык кыйный иде. Сеңлем белән әтинең пычак белән әнигә ташланганын да күргән чаклар аз булмады. Монна тыш, әтинең туганнары да әнине һәрвакыт рәнҗетә иде. Ә менә әти аны беркайчан яклашмады. Хәтердә, бервакыт әти үзенең иптәшен алып килде. Өстәл артынад эчеп утырганда ул ир әнине төрлечә кыерсыта башлады. Әти моны күреп, әнидән кычкырып көлде.
Хәтерлим, бервакыт сеңлем белән мәчеткә кердек. Безнең иске киемнәрне күреп, безне аннан да куып чыгардылар. Икенче вакыт чиркәүгә кереп, Аллаһтан ярдәм сорап, шәмнәр куйдык. Безнең бик нык ашыйсыбыз килә. Безгә чиркәүгә безгә керергә ярамаганлыгын үскәч кенә белдем. Институтны бик авырлык белән тәмамладым. Һәвакыт акча җитми иде. Кияүгә дә әти үлгәч кенә чыктым, чөнки ир-егетләрне яныма якын җибәрергә дә курка идем.
Әйткәндәй, мин дә тормыш иптәшемнең икенче хатыны. Ул эчәргә бик ярата. Өйдә һәрвакыт тавыш. Үзем эшләсәм дә, акча җиткереп булмый. Ни өчендер, аның туганнары мине генә түгел, балаларыбызны да яратмый. Хәтта балаларның өстәлдән алган кәнфитләргә кадәр гаеп итеп соңыннан сөйлиләр. Иремнән китсәм, ике баланы берүземә тәрбияләргә авыр булачак. Ни өчен без әниләр язмышын кабатлыйбыз соң?" - дип язган социаль челтәрләрдә бер хатын. Яшь анага нинди киңәшләр бирер идегез?

Фото: konodyukolga.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: