+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
6 февраль 2022, 16:13

Путин Большуновны Олимпия алтыны белән котлады

Илебез Президенты Владимир Путин Русия Олимпия чаңгычысы Александр Большуновны скиатлонда беренче урын алуы белән котлады.

Путин Большуновны Олимпия алтыны белән котладыПутин Большуновны Олимпия алтыны белән котлады
Путин Большуновны Олимпия алтыны белән котлады

"Хөрмәтле Александр Александрович! Сезне чын күңелдән Пекиндагы кышкы Олимпия уеннарында триумф белән котлыйм! Сез безнең команданың копилкасындагы "алтын" исәбен искиткеч ачтыгыз, бик катлаулы дистанциядә бик яхшы сыйфатларыгызны күрсәттегез", - диелгән Кремль сайтындагы телеграммада.

Русия лидеры, шулай ук, Большуновның уңышлары Русия Олимпия җыелма командасының башка әгъзалары өчен илһамландыручы үрнәк булачак, дип ышана.

Исегезгә төшерәбез: Пекинда XXIV кышкы Олимпия уеннары бара. Александр Большунов скиатлонда чаңгы ярышларында 30 чакрым дистанциядә беренчелекне яулады.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас