+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
6 Февраля 2022, 08:17

Сулар һавабыз уңайсыз метеошартлар нәтиҗәсендә пычрана

Уфа районы, Уфа, Салават һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә экологик вәзгыятьне тикшерү буенча видеоконференцэлемтә режимында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә киңәшмә узды.

Сулар һавабыз уңайсыз метеошартлар нәтиҗәсендә пычранаСулар һавабыз уңайсыз метеошартлар нәтиҗәсендә пычрана
Сулар һавабыз уңайсыз метеошартлар нәтиҗәсендә пычрана

- Безгә республиканың барлык структуралары һәм эре предприятиеләренең төбәктәге шәһәр халкы өчен уңайлы мохит булдыруны гарантияләү буенча үзара хезмәттәшлеген килештерергә кирәк, - дип билгеләде Андрей Назаров.

Агымдагы вәзгыять турында табигатьтән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров сөйләде.

- Агымдагы елның 20 гыйнварыннан башлап, Уфа, Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләрендә “БашУГМС” мәгълүматлары буенча уңайсыз метеошартларның беренче режимы урнаштырылган иде, ул 22 гыйнвардан соң икенче режимга күчте һәм 30 гыйнварга кадәр дәвам итте, - дип билгеләде Урал Искәндәров. - Әлеге метеошартлар атмосфераның түбән катламында пычраткыч матдәләр туплануга ярдәм итә. 24 гыйнвардан 30 гыйнварга кадәр Салават, Ишембай шәһәрләрендә, Стәрлетамак районының Наумовка һәм Мариинский авылларында пробалар алынды. Уңайсыз метеошартларны исәпкә алып, мондый ситуацияләрдә предприятиеләрнең контрольдә тоту буенча барлык планлаштырылган чараларны катгый үтәүләре мөһим.

Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр идарәсе башлыгы Елена Прочаковская социаль челтәрләрдә гражданнарның Уфа, Салават, Стәрлетамакта химик искә зарлануы турында җентекләп сөйләде.

“Инцидент-менеджмент” системасына 186 шикаять килгән: Уфадан - 39, Уфа районыннан - 2, Салаваттан - 41, Стәрлетамактан - 104. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Көньяк Урал төбәкара идарәсе вәкиле Башкортстан Республикасы буенча уздырылган һәм планлаштырылган тикшерүләр турында хәбәр итте. Тикшерү нәтиҗәләре республика Хөкүмәтенә тапшырылачак.

Андрей Назаров Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгына барлык ведомстволарның эшен координацияләргә һәм атмосфера һавасының сыйфатын күзәтү территориаль системасының дәүләт аналитик контроле идарәсе базасында тәкъдимнәр кертергә; барлык кызыксынучы ведомстволарга атмосфера һавасының пычрануына даими мониторинг үткәрергә һәм халыкка аның нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирергә кушты.

Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган I категория предприятиеләренә иң яхшы технологияләрне гамәлгә кертү исәбенә атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгару күләмен киметүгә юнәлтелгән комплекслы чаралар эшләүне күздә тотарга кирәк. Киләсе киңәшмә агымдагы елның мартына планлаштырылган, анда эшкә йомгак ясалачак һәм алга таба гамәлләр билгеләнәчәк.

 

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас