+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
9 февраль 2022, 14:19

Елистратовка - ур-р-раа!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров билгеле спортчыны яңа җиңүе белән котлый. Без дә кушылабыз!

Елистратовка - ур-р-раа!Елистратовка - ур-р-раа!
Елистратовка - ур-р-раа!

Уфа егете, шорт-трекчы Семен Елистратов Пекиндагы Олимпия уеннарында 1500 метр дистанциягә ярышта бронза медаль яулады.

«Безнең Семен Елистратов шорт-трек буенча 1500 метрга Пекинда бронза алды! Семенны котлыйм, барыгызны да котлыйм!" - дип яза Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә.

Семен Елистратов - эстафетада 2014 елгы Олимпия чемпионы һәм шорт-трек буенча 2018 елгы Олимпия уеннарының бронза призеры, 1500 метр дистанциягә йөгерү буенча 2015 елгы дөнья чемпионы, дөнья чемпионатларының ике тапкыр көмеш призеры, биш тапкыр бронза призеры, күп тапкырлар Европа чемпионы, 1000 метр дистанциягә йөгерү буенча Дөнья кубогы иясе.

Урра! Котлыйбыз!

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас