

– Русия Президенты Владимир Путин 2030 елга 25 миллион кешене эшкуарлык секторына җәлеп итү бурычын куйды. Илнең күпчелек төбәкләре бу юнәлештә актив эшли, үсеш темпларыннан артып китә. 2021 ел нәтиҗәләре буенча Русиядә үзмәшгуль гражданнар санының сизелерлек артуы күзәтелә, – дип билгеләп үтте Русия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов. – Шул ук вакытта максатлы күрсәткечләргә ирешмәгән төбәкләр дә бар. Шуңа күрә «Кече һәм урта эшкуарлык башлангычына ярдәм» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруда гомум проблемалар турында фикер алышу һәм эшкуарлык секторына ярдәм итүнең өстәмә чараларын эшләү мөһим.
Киңәшмәдә катнашучылар төбәкләрдә кече эшкуарлыкны үстерү буенча гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруның барышы, эшкуарлык субъектларын инженер челтәрләренә техник тоташтыру процедураларын оптимальләштерү мәсьәләләре, шулай ук кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча төбәкләрне рейтинглаштыру методикасын карады.
2021 ел мәгълүматлары буенча, Башкортстанда 126,9 мең кече һәм урта эшкуарлык субъекты теркәлгән, бу 2020 елга карата 103,9 процент тәшкил итә. Алар саны буенча республика Русиядә 11нче урында һәм Идел буе федераль округы субъектлары арасында 3нче урында тора.
Фото: glavarb.ru