

«Тышкы реклама базарын үстерү турында» докладка ярашлы, үткән елның маенда узган киңәшмәдә куелган кайбер бурычлар - законсыз реклама конструкцияләре белән көрәш - юнәлешендә 9 айда башкарылган эш нәтиҗәсендә алар 304тән 170 конструкциягә кадәр (2020 елда ике меңнән артык иде) кимегән.
Бүгенге көндә
- Уфа шәһәре (40);
- Әбҗәлил районы (33);
- Краснокама районы (32) проблемалы нокталар булып кала бирә.
Сибайлылар белән эшләү дә уңай үзгәрешләр биргән. Узган елда шәһәр антилидер булган. Шәһәр хакимияте белән берлектә урнаштыру схемасы эшләнгән, "күләгә зонасы"ннан 70тән артык реклама конструкциясе чыгарылган, дип сөйләде Максим Ульчев.
Шулай ук узган елның июнь аенда муниципаль берәмлекләр башлыклары белән үткәрелгән семинарда тышкы рекламаның икътисади нәтиҗәлелеген арттыру ысуллары турында сүз булган. Ел нәтиҗәләре буенча, муниципалитетлар бюджетларына 152 миллион сум (+14 миллион сум) кергән (2019 елда – 121 миллион сум булса, 2020 елда – 139 миллион сум тәшкил иткән).
- Дөресен генә әйткәндә, без тагын 30-35 миллион сумга исәп тоткан идек, җитешсезлекнең төп сәбәпләрен анализладык, ике төп проблеманы күрәбез: 1) шартнамәләрнең гамәлдә булу вакыты чыкканнан соң (Әбҗәлил районы - 33, Краснокама районы - 32) торгларны озак (бер ел һәм аннан күбрәк) үткәрү; 2) торглар үткәрүнең иске кагыйдәләрен куллану проблемалары бу, - диде матбугат агентлыгы җитәкчесе.
Монда аңлатканча, элегрәк көндәшлекне үстерү буенча эшләнгән «юл картасын»да төп принциплар беркетелгән иде. Алар - электрон формада аукцион үткәрү, документлар пакетының бердәм үрнәге, реклама конструкциясен урнаштыру һәм эксплуатацияләү өчен түләүнең бердәм база ставкасы, килешү буенча еллык түләүне исәпләүнең бердәм формуласы, югары технологияле конструкцияләр өчен кимү коэффициенты, ягъни социаль реклама урнаштырганда "бюджет каникуллары".
Әлеге регламент, Уфа шәһәреннән тыш, республиканың реклама конструкцияләренең 40проценты урнаштырылган барлык муниципалитетлар тарафыннан да кабул ителгән. Кабул ителгән регламентлар нигезендә хәзер муниципалитетлар рөхсәт алу өчен документлар пакетларын җибәрә башлаган, алар тикшерелә, хаталары ачыклана, нәтиҗә ясала.
Әлеге вакытта рөхсәтләр бирү буенча ведомствоара хезмәттәшлекне тизләтү өчен ведомствоны "Дәүләт хезмәтләре"нең республика порталына тоташтыру өстендә эш бара. Техник бирем төзелгән, программалар белән тәэмин итү эшләнә. Хезмәттәшләр белән бергә эшне ике ай эчендә тәмамларга исәп тотыла.
“Тышкы реклама үсеше буенча Мәскәү өлкәсе динамик үсеш күрсәтте. Безнең командада аларның вәкиле тәҗрибә уртаклашты. Узган атнада без Мәскәүдә һәм өлкәдә тышкы рекламаны 30 ел үстерүче Мәгълүмати сәясәт буенча баш идарә җитәкчеләренең берсе белән очраштык, аларның эшләре белән таныштык. Масштаблар тигез түгел, әмма төп принципларын безнең өчен дә кулланып була. Хезмәттәшләр белән аралашу безне дөрес юнәлештә эшләвебезне раслады. Безнең шәһәр һәм районнар хакимиятләре белән тыгыз элемтәдә торып, базар күләмнәрен шактый арттыру перспективасы бар, – диде Максим Ульчев.
Фото Интернеттан.