+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
17 февраль 2022, 08:17

Хезмәттәшлек офыклары киңәя

Владимир Путин Кремльдә Русиягә рәсми сәфәргә килгән Бразилия Федератив Республикасы Президенты Жар Болсонаро белән сөйләшүләр уздырды.

Хезмәттәшлек офыклары киңәяХезмәттәшлек офыклары киңәя
Хезмәттәшлек офыклары киңәя

Анда Русия-Бразилия стратегик партнерлыгын ныгыту, сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре каралды. Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

- Бездә коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә өзелгән мөнәсәбәтләр тергезелә. Шәхси күрсәтмәгез буенча, Мәскәүдә Сезнең Хөкүмәтнең әйдәп баручы министрлары булып китте, ә бүген оборона һәм чит ил эшләре министрларының «ике плюс ике» форматындагы очрашуы уза.

Без халыкара мәйданчыкларда да актив эшлибез. Барлык чикләүләргә карамастан, бездә товар әйләнеше үсеше 87 процент тәшкил итте. Бразилия - Латин Америкасында әйдәп баручы сәүдә-икътисади партнерыбыз, - дип билгеләде ил башлыгы.

Фото: kremlin.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас