+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
17 февраль 2022, 08:16

Марафончылар, алгы сызыкка!

14 февральдә "Экология" гомумдәүләт проектының "Каты коммуналь калдыклар белән комплекслы эшләү системасы" федераль программасына ярдәм итү чикләрендә Экомарафон игълан ителде. Ул 14 мартка кадәр бара.

Марафончылар, алгы сызыкка!Марафончылар, алгы сызыкка!
Марафончылар, алгы сызыкка!

Проектка ярашлы, 2024 елга кадәр кимендә 12 процент каты коммуналь калдыклар эшкәртүгә озатылырга тиеш.
Экомарафонда барлык белем учаклары, җәмәгать оешмалары, предприятиеләр, компанияләр һәм башка учреждениеләр катнашырга чакырыла. Моның өчен кимендә 300 килограмм макулатура (мәсәлән, бу әдәби кыйммәткә ия булмаган 850 китап дигән сүз), төпкел районнарга исә 500-1000 килограммлап макулатура җыярга кирәк.

Макулатура җыелгач, www.Sdai-Bumagu.com. яисә акциянең Сдай-Бумагу.рф рәсми сайтына кереп белдерү калдырырга кирәк.

Гомумән, "Макулатура тапшыр һәм агачны коткар!" акциясендә 300 килограммнан артык макулатура җыя алган теләгән һәр кеше катнаша ала.
Акция республика шәһәрләре һәм районнары арасында ярыш рәвешендә үтәчәк. Экомарафон нәтиҗәләре буенча муниципалитетларның яшел рейтингы төзеләчәк. Макулатураны чыгару өчен www.сдай-бумагу.рф рәсми сайтына кереп, гариза язарга кирәк булачак. Җыелган макулатураны, акция графигына ярашлы, эшкәртүче компания транспорты белән килеп алачаклар.

Акция йомгаклары буенча барлык катнашучылар рәхмәт хаты белән бүләкләнәчәк, ә инде иң яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләр акчалата премияләргә лаек булачак. Төбәкнең гомум нәтиҗәсе 70 тоннадан артып китсә, финалга чыгучыларга кыйммәтле призлар тапшырылачак.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас