

Башкортстан Республикасы ЮХХДИ хезмәте закон тарафыннан бирелгән вәкаләтләр кысаларында Русиядә 2018-24 елларда юл хәрәкәте хәвефсезлеге стратегиясен гамәлгә ашыру буенча чаралар күрә. Стратегиянең бер юнәлеше – легаль булмаган пассажир ташучылар белән көрәш. Алар, керем артыннан куып, еш кына юл йөрү кагыйдәләрен боза, пассажир ташу кагыйдәләрен үтәмиләр һәм, нәтиҗәдә юлларда күпме гомерләр өзелә...
2021 елда Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, шулай ук Көнбатыш-Урал төбәкара дәүләт автоюл хуҗалыгы идарәсе белән берлектә 1300 тирәсе чара үткәрелде, 245 водитель административ җаваплылыкка тарттырылды.
Былтыр “Ларгус” водительләре катнашлыгында 95 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда 18 кеше һәлак булган һәм 131 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 2 июльдә М-7 федераль автоюлында зур фаҗига теркәлеп, анда 6 пассажир һәлак булды.
Быел “Ларгус” машиналары катнашлыгында 16 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, 5 кеше һәлак булды, 25 кеше җәрәхәтләнде. Дүртөйле районындагы авариядә өч кешенең гомере өзелде, анда “Лада Ларгус” белән “Лада Гранта” автомобильләре каршы хәрәкәт юлында бәрелешкәннәр иде.
Үткән елның ноябреннән бүгенге көнгә кадәр “Ларгус” водительләре тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозуны киметү максатыннан 18 машина махсус стоянкага куелды.
Легаль булмаган пассажир ташу эшчәнлегенә каршы көрәш дәвам итә. Үз хезмәтләрен тәкъдим итеп, социаль челтәрләргә һәм Интернетка куелган игъланнарны тикшереп, аларны ачыклау бара.
Резида ВӘЛИТОВА әзерләде.