+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
19 февраль 2022, 06:37

Педагогларның хезмәт хакы артачак

18 февральдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров урта һөнәри белем бирү буенча республика советының беренче утырышын үткәрде.

Педагогларның хезмәт хакы артачакПедагогларның хезмәт хакы артачак
Педагогларның хезмәт хакы артачак


Республика советының әлеге мәсьәләгә багышланган утырышында Русия Дәүләт думасы депутатлары, республика Хөкүмәте әгъзалары, төбәк колледжлары директорлары катнашты.
Русия Дәүләт думасы депутаты Эльвира Аеткулова хәбәр иткәнчә, мәгариф буенча парламент комитетында, тармакка дәүләт ярдәменең яңа төрләрен закон дәрәҗәсендә билгеләү өчен урта һөнәри белем бирүне үстерү буенча эшче төркем булдырганнар.
– 2023 елда Башкортстанда Һөнәри белем бирүне модернизацияләү, лаеклы хезмәт шартлары һәм хезмәт династияләре елы Педагог һәм остаз елы белән алышыначак, - дип игълан итте Русия Президенты Владимир Путин, - дип билгеләде Эльвира Аеткулова. - Бу урта һөнәри белем бирүнең мөһим мәсьәләләрен хәл итү өчен вакыт - педагогларның хезмәт хакын арттыру, колледжларда яшь укытучылар өчен уңайлы шартлар тудыру.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Мәгариф һәм фән министрлыгына урта һөнәри белем бирү системасы педагогларының хезмәт хакын арттыру буенча тәкъдимнәр кертергә кушты.
Башкортстанда Русия Президенты булдырган "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында да бихисап эшләр башкарыла.

Фото: https://kpfu.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас