+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
19 февраль 2022, 05:46

“Ул түгел, начар юл гаепле!”

Юл-транспорт һәлакәтендә ирен югалткан хатын дөреслек эзли.Бу хәл Бәләбәй – Николаевка – Туймазы – Бакалы автомобиль юлының 49нчы чакрымында була. Никитинка авылыннан ерак түгел “Шевроле Нива” автомобиле һәм “Вольво” йөк тягачы бәрелешәләр. Авариядә “Шевроле” шоферы авыр тән җәрәхәтләре ала һәм һәлак була.

“Ул түгел, начар юл гаепле!”“Ул түгел, начар юл гаепле!”
“Ул түгел, начар юл гаепле!”

Әлеге фаҗига аркасында Уфада яшәүче Кристина Насыйбуллина 21 яшендә тол кала. Аның ире 2021 елның 27 декабрендә булган шушы авариядә үлә. 24 яшьлек автомобиль йөртүченең гомере фаҗигале тәмамлана. Өйдә аны хатыны һәм ике яшьлек улы көтеп ала алмады...
“Ул бик игелекле һәм ярдәмчел кеше иде. Беркемгә дә явызлык китермәде. Барысына да булышырга гына торды. Гаиләбез булуга, улыбыз тууга шатланды, бар булмышын безгә багышлады. Һәрвакыт югары үрләргә ирешергә омтылды, эшләде. Минем беренче мәхәббәтем ул һәм соңгысы да... Аның турында барысы да тик уңай фикердә”, – ди Кристина
Хәзер ул гаделлек эзли. Авария факты буенча җинаять эше кузгатудан баш тарталар. Аның ирен юл-транспорт һәлакәтендә гаепле дип тапканнар, хәер, Кристинаның якыннары бөтен бәла юлның сыйфатында, дип саный.

“Юлның бу участогында ике елдан артык инде тирәнлеге 4-6 сантиметрлы озын колея бар. Урыны белән тирәнрәк тә әле. Моны дәүләт бәйсез экспертизасы раслый”, — дип билгеләде Кристина.

Аның сүзләренә караганда, анда аварияләр көн саен диярлек була һәм еш кына үлемгә китерә. Шуңа күрә хәзер Кристина бу юлда зыян күрүчеләрне эзли. Кристина, инде берничә кеше минем мөрәҗәгатькә җавап бирде, дип белдерде. Алар, бердәмләшеп, юлда килеп туган бу хәл өчен җаваплы кешеләрне җавапка тарттырырга ниятли.
“Без җаваплы кешеләрнең ваемсызлыгы аркасында бу мәгънәсез үлемнәр чылбыры тәмамлансын өчен документларны барлык инстанцияләргә тапшырачакбыз”, – ди Кристина.
Чыннан да, автомобиль юлларын төзекләндерү мәсьәләсе әле һаман кискен булып кала. Ул үзен бигрәк тә кышкы айларда сиздерә. Быелгы карлы кыш та юл хезмәтләре өчен сынау булды. Бу хакта Хөкүмәттә узган һәр оператив киңәшмәдә диярлек сүз була. Дөресен әйткәндә, күп мәсьәләләр матди кыенлыкка барып тоташа. Әмма бу өлкәдә күпмедер алга китеш бар.
Башкортстанга “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга быел 4,1 миллиард сумнан артык акча бүлеп биреләчәк.
Эшләр 167 объектта үткәреләчәк дип планлаштырыла. Бу хакта республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә белдерделәр.
Узган елда төбәккә гомумдәүләт проекты кысаларында 6,1 миллиард сум бүлеп бирелгән, шуның 1,7 миллиард сумы – федераль бюджет акчасы.

“Бу гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга быел Башкортстан Республикасына бүлеп бирелгән акчаларның гомум күләме – 4,127 миллиард сум. Шул исәптән 1,419 миллиард сум – федераль бюджеттан”, – диелә хәбәрдә. Әлеге акча нәтиҗәле файдаланылып, юллар сыйфатын сизелерлек яхшыртырга булышлык итәр, дигән теләктә калыйк.

Резида ВӘЛИТОВА.

 

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас