+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
20 февраль 2022, 12:48

Республикабызда бердәм медиакоманда!

Башкортстан “Серебряный Лучник” премиясенең Халыкара коммуникацияләр номинациясендә беренчелекне алды!

Республикабызда бердәм медиакоманда!Республикабызда бердәм медиакоманда!
Республикабызда бердәм медиакоманда!

"Серебряный Лучник" - күпчелек экспертлар фикеренчә, Русиядә иҗтимагый элемтәләрне үстерү өлкәсендә иң абруйлы премия. Иң яхшы проектлар арасында быел "Халыкара коммуникацияләр" номинациясендә безнең "БАШКОРТСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНДАГЫ VI БӨТЕНДӨНЬЯ ФОЛЬКЛОРИАДАСЫ 37 ИЛНЕ БЕРЛӘШТЕРДЕ" медиакейсы, федераль жюри фикеренчә, иң яхшысы булды. Бу хакта кичә Мәскәүдә милли премия лауреатларын бүләкләү тантанасында игълан иттеләр һәм "Серебряный Лучник" статуэткасы Башкортстанга оча.

16-17 февральдә Русия Иҗтимагый палатасында иң яхшы проектлар кейслары презантациясе булды. Гаризалар тапшыру кампаниясе нәтиҗәләре буенча премиягә дәгъва белдерү өчен 13 номинациядә 348 проект килгән булган. Премиянең шорт-листына Русиянең төрле төбәкләреннән 85 проект керде, шул исәптән Башкортстан Республикасы проекты.

Башкортстан Республикасы Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгының Бөтендөнья фольклориадасын үткәргән вакытта Башкортстан медиаиндустриясендә беренче тапкыр республика event халыкара оешмасының социаль челтәрләргә һәм 50 ил медиасына интеграцияләнүе турындагы медиакейсы киң колач белән узды. Премиядә катнашучылар һәм номинантлар арасында быел җитди көндәшлек булды - финалда Газпром, РЖД, Сбербанк, Сибур, Ростех һәм башкалар катнашты. Мәскәүдә Башкортстан Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы вәкиле уздырган проектны яклау уңышлы узды һәм медиакейс югары бәя алды.

Безнең бердәм медиакомандасына эшләре өчен зур рәхмәт!

"Серебряный Лучник" премиясе 1997 елда Русия Сәүдә-сәнәгать палатасы, Русия Журналистлар берлеге һәм Җәмәгатьчелек белән элемтә ассоциациясе тарафыннан оештырылды һәм быел 25 еллыгын билгеләп үтә. Узган чирек гасыр эчендә конкурста илнең барлык төбәкләреннән 5 меңнән артык проект катнашты.

Республикабызда бердәм медиакоманда!
Республикабызда бердәм медиакоманда!
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас