

Стәрлетамакта бала үтерүдә гаепләнгән Миякә районы кешесе - 30 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эшен тикшерү тәмамланды.
Тикшерүчеләр версиясе буенча, узган елның 16 августында хатын-кыз бала тудырганнан соң бер үк палатада булган күршесенең баласын тәрәзәдән ташлаган. Алынган җәрәхәтләрдән яңа туган бала шунда ук вафат булган.
Экспертиза гаепләнүчедә психик тайпылышлар күрсәткән, авыру баланы үтергән вакытта үз гамәлләрен аңлау сәләтен югалткан. Хатын-кызга психик авырулар өчен стационарда мәҗбүри дәвалау тәкъдим ителгән.