+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
28 февраль 2022, 16:17

Бала тудыру йортында сабыйны тәрәзәдән ташлаган иде...

Бу коточкыч хәлне тикшерү тәмамланды.

Фото: glas.ruФото: glas.ru
Фото: Фото: glas.ru

Стәрлетамакта бала үтерүдә гаепләнгән Миякә районы кешесе - 30 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эшен тикшерү тәмамланды.

Тикшерүчеләр версиясе буенча, узган елның 16 августында хатын-кыз бала тудырганнан соң бер үк палатада булган күршесенең баласын тәрәзәдән ташлаган. Алынган җәрәхәтләрдән яңа туган бала шунда ук вафат булган.

Экспертиза гаепләнүчедә психик тайпылышлар күрсәткән, авыру баланы үтергән вакытта үз гамәлләрен аңлау сәләтен югалткан. Хатын-кызга психик авырулар өчен стационарда мәҗбүри дәвалау тәкъдим ителгән.

Автор:Гулия Мугаллимова
Читайте нас