+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
28 февраль 2022, 16:19

Буш объектлар исемлеге төзелде

Эшкуарлар алардан файдалана алачак.

Башкортстанда республиканың Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан арендага (лизингка), шул исәптән кече эшкуарлык субъектларына, социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга тапшыру өчен тәкъдим ителә торган (казна) милкендәге ирекле күчемсез милек объектлары исемлеге квартал саен яңартыла.

- Әлеге исемлектә 703 күчемсез милек объекты бар. Үткән елның 1 гыйнварына булган мәгълүматларга караганда, исемлек күчемсез милек объектларыннан 70 процентка диярлек кимрәк булган. Бу эш милек ярдәме, шул исәптән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү өчен уздырыла. Муниципалитетлар һәм ГКУ милек белән исемлекләрне җибәрә, һәм без, анализлар, кирәкле әзерлек эшләрен үткәреп, объектларны реестрга кертәбез, - дип хәбәр итте җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская.

Әлеге исемлек Русия Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча басылган: https://mzio.bashkortostan.ru/documents/active/399220/.

Узган елда, рөхсәт ителгән файдалануның ташламалы коэффициентын кулланып, Башкортстан Республикасының ирекле күчемсез милек объектлары исемлегендәге дәүләт торак булмаган фонды объектларын арендалау шартнамәләре (К2=0,01) кече һәм урта эшкуарлыкның 6 субъекты белән төзелгән.

Автор:Гулия Мугаллимова
Читайте нас