+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
5 март 2022, 14:47

"Иң зур бәхет - илең имин, балаларың әйбәт булганда"

Республика Башлыгы Радий Хәбиров бүген иң лаеклы гүзәл заларга "Ана даны" медале тапшырды.

"Иң зур бәхет - илең имин, балаларың әйбәт булганда"
"Иң зур бәхет - илең имин, балаларың әйбәт булганда"

Алар арасында Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылында яшәүче Регина Арсланова да бар. Хәләле Ринат Рәмзис улы белән алар 4 малай һәм бер кыз тәрбияли.

Ерак Кыргызстанның Ош шәһәрендә туып-үскән Ринат әти-әнисе белән аларның туган ягына күченеп кайта. Алар Кандра поселогында төпләнә. 1997 елда бирегә Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылы кызы Регина туйга кунак булып килә. Анда Ринат та була. Яшьләр бер күрүдә бер-берсен ошата, күп тә үтми, шул ук кунакларның күбесе аларның туен тәбрикли.

Яшьләр кызның туган авылында төпләнергә була. Аның әнисе Зилә апа биредәге “Авангард” колхозында сыер сава, әтисе Мирзаһит абый алдынгы шофер була. Фидакарь хезмәте белән халык арасында абруй казанган кадерле кешеләре кызларына да хезмәт тәрбиясе биреп, гомер көзендә аңа үзләре корган тормышны калдырып бакыйлыкка күчәләр.

Туган нигездә калын тормыш белән яши Арслановлар. Хуҗабикә ике сыер сава, бозау, сарыклар, кош-корт, бакча карый – барысы да авыл уңганнарының тормышы. Моннан тыш, Регина авылда социаль хезмәткәр булып эшли. Аның карамагында өлкән яшьтәге 25 кеше бар. Биш бала багарга каян вакыт таба?!

“Балалар кул арасына кергәч, безнең эш кими бара, алар бер-берсен тәрбиялиләр, – ди Регина. – Әтиләре вахта ысулы белән Себердә эшли, шуңа мин аларсыз – ике кулсыз”.

Хәзерге вакытта Арслановларның өлкәне Радмир Бәләбәйдә электрик һөнәрен үзләштерә, туганы Вилдан пешекче һөнәрен сайлаган. Ул заказга тортлар пешерә, петуния чәчәкләре үрчетеп сата.

Шундый тулыканлы, күңелле мәшәкатьләргә тулы тормыш белән яши Арслановлар. Дәүләт ташламаларыннан файдаланып, яңа йорт салырга хыяллана алар. Дүрт егет үскән гаиләгә яңа нигез кору – кирәкле эш, аны да һичшиксез башкарып чыгачак Арслановлар.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: