+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
6 март 2022, 21:35

ЦУР һәрвакыт ярдәмгә килә

Җомга киче Башкортстан юлларында машина йөртүчеләр өчен җиңел булмады. Буран, бозлавык, кар боткасы. Уфа кешесе башкалага барып җитәлмәгән һәм Бәләбәй районындагы Байрак авылы янында тоткарланган. Ә өйдә - йөкле хатыны һәм кечкенә бала. Куркынган хатын социаль челтәрләрдә ирен кар әсирлегеннән коткаруны сорап язган.

ЦУР һәрвакыт ярдәмгә килә
ЦУР һәрвакыт ярдәмгә килә

Башкортстан ЦУРы зыян күрүченең адресын ачыклап, Бәләбәй районы хакимияте белән элемтәгә керде. Гадәттән тыш хәл төн уртасында булды. Юл хезмәтләре өчен мондый һава торышы - эш вакыты.

Беренче тапкырдан автомобильне чыгара алмадылар. Тракторга алмашка махсус техника - шнекоротор килде. Ул Анновка-Чәрмәсән юлын кардан чистартты. Юлны ачтылар һәм машинаны кар өеменнән тартып чыгардылар.

Ә һава торышы яхшырмады әле. 6 март кичендә юлларда әле һаман кар көртләре, бозлавык. Алга таба кар азрак, ләкин салкын булачак.

7-8 мартта республика буенча төнлә -14, -19 градус, аязганда -21, -26 градуска кадәр, көндез -8, -13 градуска кадәр салкын көтелә.

Урыны белән бераз кар, юлларда бозлавык. Сак булыгыз!

ЦУР һәрвакыт ярдәмгә килә
ЦУР һәрвакыт ярдәмгә килә
ЦУР һәрвакыт ярдәмгә килә
ЦУР һәрвакыт ярдәмгә килә
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: