+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
7 март 2022, 08:49

Алдынгы булуга зур хезмәт салынган

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында кабул ителгән “Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру буенча Башкортстан ил төбәкләре арасында өченче урында тора.

Алдынгы булуга зур хезмәт салынган
Алдынгы булуга зур хезмәт салынган

Бөтен дөньяда ковидка бәйле чикләүләр кертелеп торуга карамастан, җитештерү тармагында эшләүчеләрнең туктаганы юк. Алай гына да түгел, Башкортстанда узган ел сәнәгать җитештерүчәнлеге 7,5 процентка арткан.

“2021 елда бездә сәнәгать җитештерүе индексы 107,5 процент тәшкил итте. Бу Русия буенча уртачадан 2,2 процентка күбрәк. Соңгы дистә елда – иң югары күрсәткеч, – дип яза Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә. – Димәк, безнең тарафтан күрсәтелгән ярдәм уңай нәтиҗә бирә. Һәм, әлбәттә, бу – эшчеләрнең, предприятие җитәкчеләренең һәм республика Хөкүмәтенең зур хезмәте”.

Экспертлар фикеренчә, югары күрсәткечләр җитәкчелекнең сәнәгатькә йөз белән борылуын раслый. Соңгы елларда “Инвестиция сәгате”, “Сәнәгать сәгате”нең эшләве, дөнья дәрәҗәсендәге зур форумнар үткәрү дә үз нәтиҗәсен бирә.

“Икътисадта сәнәгатьнең 29 төренең 21ендә җитештерү күләмнәре артты”, – ди республиканың сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

Фото: "ВКонтакте"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: