+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
7 март 2022, 20:19

Көндәлек эше - кешеләрне коткару

Хезмәт кенәгәсендә бер генә язу. Артыгын сөйләми, авырлыклар алдында югалып калмый.

Көндәлек эше - кешеләрне коткару
Көндәлек эше - кешеләрне коткару

Гөлнур Әхмәдиева - Дәүләкән үзәк район дәваханәсенең анестезиология һәм реанимация бүлегенең өлкән шәфкать туташы. Якыннары һәм пациентлары өчен ул - матур, ярдәмчел, хезмәт сөючән, кешеләргә һәм үз һөнәренә тугры хатын-кыз.

Ул «Горурланырга сәбәп» проектында Русия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы иясе булды.

Гөлнур Әхмәдиева Дәүләкән үзәк район дәваханәсендә 33 ел эшли. Көндәлек эше - ашыгыч ярдәм күрсәтү, кешеләрне коткару. Пандемия чорында авыруларга медицина, физик һәм мораль ярдәм күрсәтү өчен ковид-госпитальгә китә. Иң мөһиме - эшләргә һәм кешеләргә файдалы булырга. Башкортстанның горурланырлык шәхесе!

Исегезгә төшерәбез, «Горурланырга сәбәп» проектын Башкортстанга идарә итү үзәге һәм БСТ каналы башлап җибәрде. Гөлнур Әхмәдиева һәм башка геройлар турындагы сюжетларны БСТ эфирында, поводгордиться.рф сайтында, социаль челтәрләрдә карарга мөмкин.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: