+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
10 март 2022, 18:57

Тупас кондуктор эшеннән куылган

«Башавтотранс» кондукторы 12 яшьлек пассажир белән булган хәл өчен эштән азат ителгән.

Тупас кондуктор эшеннән куылган
Тупас кондуктор эшеннән куылган

«Башавтотранс» предприятиесе 12 яшьлек пассажир белән булган хәл аркасында кондукторны эштән азат иткән. «Башавтотранс" предприятиесе генеральный директорының пассажирлар ташу эшчәнлеге буенча урынбасары Сергей Паскин хәбәр иткәнчә, әлеге маршрутка хезмәт күрсәтүче филиал җитәкчесе конфликтлы мәсьәләне кадрлар комиссиясенә белән берлектә тикшерү үткәргән, аның нәтиҗәләре буенча хезмәткәрне эштән азат итү турында карар кабул ителгән.

Исегезгә төшерәбез, кичә социаль челтәрләрдә «Башавтотранс» кондукторының 12 яшьлек малайны автобустан төрткәләп чыгарырга маташуы турында хәбәр һәм видеоязма пәйда булды. Сәбәбе - малай юл хакын түли алмаган, чөнки телефонындагы җыйланма сафтан чыккан. Баксаң, кичә Google Pay хезмәте эшләмәгән, ә бала бу хакта белмәгән. Кондуктор аны "куян" дип атаган һәм, гомумән алганда, балигъ булмаган пассажирга карата үзен тиешле дәрәҗәдә тотмаган.

Шул ук вакытта Уфаның Ленин районы прокуратурасы республика Прокуратурасы йөкләмәсе буенча киңкүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә таралган вакыйга - автобустан янә балигъ булмаган ике баланы куып төшерү турындагы видеоролик буенча тикшерү үткәрә.

Кондуктор булып эшләүче кайбер апалар рейска талашыр өчен генә чыккан кебек шул...

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: