+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
20 март 2022, 09:58

Бүген көн нигә матур һәм аяз, дисезме?

Кояш бүген нигә нурларын аеруча мул сибә, дисезме? Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның туган көне булгангадыр ул!

Бүген көн нигә матур һәм аяз, дисезме?
Бүген көн нигә матур һәм аяз, дисезме?

Туган көндә, гадәттә, әти-әни, балачак турында еш уйлыйсың. Менә сезне дә, укучылар, җитәкчебез гаиләсеннән берничә факт белән таныштырырга булдык.

Төбәк җитәкчесенең әтисе Фәрит Барый улы Хәбиров (1930-2003) - педагог, БАССРның атказанган укытучысы (1986), РСФСРның һөнәри-техник белем бирү өлкәсе атказанган укытучысы (1991), Луначарский исемендәге премия лауреаты (1991).

Әнисе Разия Исхак кызы Хәбирова (1933-2015) да педагог, «Почет Билгесе» ордены кавалеры, шулай ук Башкорт АССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән (1983).

Абыйлары Рамил һәм Ришат исемле.

"Кызыл таң" коллективы Башкортстан Башлыгын күркәм гомер бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итә.

Хөрмәтле Радий Фәрит улы! Сезгә сөекле җәмәгатегез, газиз балаларыгыз һәм кадерле туганнарыгыз белән бергә озын, матур, тигез тормыш кичерергә язсын! Балаларыгызның, оныкларыгызның игелекләрен күреп, шатланып яшәргә насыйп итсен Ходай! Алга таба да көчле, кешелекле һәм зирәк идарәче булып калыгыз! Туган көнегез, 58 яшегез котлы булсын!

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: