+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
22 март 2022, 09:24

"Минем белән булсаң, яшәрсең!.."

Зилаер районында яшәүче 38 яшьлек ир сөйгәнен эзәрлекли. Җинаятчеме, әллә чирлеме?

"Минем белән булсаң, яшәрсең!.."
"Минем белән булсаң, яшәрсең!.."

Бу хакта Башкортстан буенча Тикшерү комитеты хәбәр итә.

Хокук сакчылары гаепләнүченең өч ел дәвамында элекке сөйгәне белән мөнәсәбәтләрне тергезергә маташуын, аны эзәрлекләвен һәм физик көч куллануын ачыклаган.

Быел 21 гыйнварда ир аны өе янында көтә. Хатын таксига чыгып утыргач, аның артыннан үз автомобилендә китә. Ул таксины куып тота һәм аның юлын бүлә. Шуннан соң, көч кулланып, зыян күрүчене үз автомобиленә утыртып, Баймак районына алып китә. Гаепләнүче аңа корал сыйфатында отвертка күрсәтеп, үтерү белән яный. Бәхеткә, хатын-кыз качып котыла.

Моңа кадәр дә ир зыян күрүченең торагына законсыз рәвештә үтеп кергән булган.

Гаепләнүчене кулга алганнар. Аңа карата суд психологик-психиатрия экспертизасын билгеләгән. Тикшерүчеләр эш буенча дәлилләр җыю һәм теркәүне дәвам итә.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: