+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
23 март 2022, 12:55

Классик музыка ватанпәрвәрлек тәрбияли

Уфа дәүләт сәнгать институтында узган концертта яңа программа тәкъдим ителде.



COVID-19 эпидемиясе белән бәйле тәнәфестән соң, Башкортстанның Яшьләр симфоник оркестры концерт сезонын яңадан башлап җибәрде. Бу оркестрның җитәкчесе һәм дирижеры – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Уфа дәүләт сәнгать институтының доценты Азамат Хәсәншин.

Башкорт музыкасы аксакалы Данил Хәсәншинның ХХ гасыр ахырында иҗат ителгән фортепиано концерты башкорт һөнәри музыкасы тарихында күптән мактаулы урын яулаган. Ул күп тапкыр Татарстанның дәүләт оркестры (шул исәптән күренекле совет дирижерлары Фуат Мансуров һәм Наум Русин җитәк­челегендә), Башкортстанның Милли симфоник оркестры һәм башкалар тарафыннан башкарыл­ган.
Бу концертта танылган Мәскәү пианис­ты, совет фортепиано мәктәбе мэтры Наум Штаркман классын тәмамлаган халыкара конкурслар лауреаты, П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе доценты Денис Чефанов та катнашты.
– Минем Уфага беренче тапкыр килүем. Беренче килүемдә үк ике чарада катнашу бәхете тиде. Беренчесе – “Ак елга өстендә классика” IV Бөтенрусия камера музыкасы фестивале кысаларында “Tempus Novum Art” Мәскәү солистлар ансамбле белән чыгыш ясадык. Бу ансамбльгә 2010 елда нигез салына. Мәскәү консерваториясен һәм башка вузларны тәмамлаучылар буларак, ансамбль артистлары, үзенең күренекле укытучылары, Мәскәү консерваториясе профессорлары Наум Штаркман, Игорь Гаврыш, Ася Кушнер тәҗрибәсенә нигезләнеп, урыс башкару осталыгы мәктәбе традицияләрен саклый. Музыкантлар иҗади проектларда, үз alma mater фести­вальләрендә катнаша.
Ә инде дустым Азамат Хәсәншиннан Баш­кортстанның Яшьләр симфоник оркестры концертында катнашырга тәкъдим алгач, берсүзсез ризалык бирдем. Азамат Данил улы белән без Мәскәү консерваториясендә укыган чордан якыннан танышбыз, дустанә мөнәсә­бәттәбез. Шулай ук, аның әтисе Данил Хәсәншинның иҗаты һәм үзе белән дә танышмын, мин аны бик хөрмәт итәм. Аның язган музыкасы, стиле ошый. Ул әле дә заманча яңгырый.
Яшь музыкантлар өчен читтән килгән, дөнья күләмендә танылу алган музыкант белән бергә чыгыш ясау зур җаваплылык булса, минем өчен ул энергетик яктан көч-илһам алу дип әйтеп була. Яшьләр белән эшләү һәрвакыт кызыклы, эмоциональ яктан көч, дәрт аласың, шулай ук, һәрвакыт үсештә булырга кирәк. Тулыканлы өч репетиция ясап, сәхнәгә чыктык. Минемчә, без куелган максатыбызга ирештек, тыңлаучылар да җылы кабул итте. Уфалыларга чакырулары өчен зур рәхмәт сүзләре җиткерәм, – диде маэстро Денис Чефанов.
– Бу проектның идеясе күптән туган иде. Ул ике этаптан торырга тиеш. Беренчесе менә бүген тормышка ашты. Икенче концертыбыз Мәскәүдә үтәргә тиеш. Ә инде Денис Владимирович белән студент елларыннан ук танышбыз. Безнең чакыруны кабул итеп, Уфага килүенә рәхмәтлебез. Чөнки мондый концертларда катнашу, уйнау яшь музыкантларга бик тә кирәк. Яшьләр классик музыканы уйнап, тыңлап үсәргә тиеш. Безнең оркестр музыкантларының 95 проценты – студентлар. Бигрәк тә әлеге болгавыр чорда, урыс классикасын күп кенә илләрдә уйнарга да тыелган вакытта, алар үзләре мондый бөек әсәрләрне уйнарга теләк белдерә икән, димәк, без дөрес юнәлештә барабыз.
Тагын шуны да әйтәсе килә: Уфага күптән шәһәр филармония оркестры кирәк. Бик талантлы студентларыбыз, укуларын тәмамлагач, эш урыны булмау сәбәпле, чит өлкәләргә чыгып китә. Башкортстанның милли симфоник оркестры барысын да эшкә ала алмый. Ә безнең оркестр нәкъ алар өчен лаборатория булып та тора. Оркестр зур заводны хәтерләтә, анда һәркемнең үз эше, урыны. Бер генә буыны эшләмәсә дә, заводның эше бармый. Оркестр белән дә шундый ук хәл. Яшь, сәләтле музыкантларыбыз республикада калып, үз халкына хезмәт итсә, күпкә яхшырак булыр иде. Иң сөенечлесе – мондый яшьләребез бар, – диде Азамат Хәсәншин.

Зөһрә ИСЛАМОВА.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: