-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
25 март 2022, 09:15

"Алтын гаиш"никның мөлкәтен тартып алганнар

Үзе моңа нинди карашта?

"Алтын гаиш"никның мөлкәтен тартып алганнар
"Алтын гаиш"никның мөлкәтен тартып алганнар

Урлап тотылган инспектор Илдус Шәйбәков үз милегеннән мәхрүм ителгән – аны дәүләт кеременә алганнар. Башкортстан Югары суды Ленин район суды карарын үз көчендә калдырган, аңа ярашлы Шәйбәков һәм аның гаилә әгъзалары фатирларыннан, коммерция офисларыннан, зур суммада акча һәм ике кыйммәтле автомобильдән колак каккан.

- Дәүләт файдасына 44 миллион сумлык милек һәм акча алынды, шул исәптән 2 коммерция карамагындагы бина, торак булмаган бина өлеше, торак йорт, гараж, 1 фатир һәм 2 кыйммәтле автомобиль, шулай ук полиция хезмәткәре торагына тентү барышында алынган 60 088 АКШ доллары, 20 евро, 30 090 сум акча, — дип ачыклык керттеләр прокуратура матбугат хезмәтендә.

Законсыз алынган күчемсез милеген яшерү өчен Шәйбәков аны туганнарына рәсмиләштергән булган. Әмма алар суд аша үзләренең биләү хокукын расларга омтылып караса да, бернинди дәлил дә таба алмаганнар. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының районара теркәү-имтихан бүлегенең элекке начальнигына карата җинаятьчел берлек оештыру һәм ришвәтчелек факты буенча җинаять эшләре кузгатылды.

Әмма моңа карата Илдус Шәйбәковның фикере билгесез, чөнки ул әле һаман качып йөри.

Фото: static.ngs.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: