+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
26 март 2022, 09:30

Каян көч аласың, егет?

Омск фаҗигасендә аяксыз калган якташыбыз Рөстәм Нәбиевның уйланулары тетрәндерә.

Каян көч аласың, егет?
Каян көч аласың, егет?

Дөньяда Эльбрус (5642 метр) һәм Манаслу (8163 метр) тауларына кулларында менгән беренче кеше ул. Ике бала атасы, бәхетле ир. Блогер. Әтисенең коточкыч җинаятен гафу иткән. Рухи көче корычтанмы әллә?!

«Мин каян көч аламмы?
Күптән түгел үзем дә әлеге сорауга җавап эзләдем: чынлап та, каян килә соң миңа көч?

Һәм шуны аңладым: ул үзеннән-үзе генә бирелми. Үз көчемнән тыш, мин аны әйләнә-тирәдән дә алам. Олыгая барган саен ихтыяр көче, яшәү дәрте алырдай чыганакларның күбрәк булуына инанам.

Элегрәк мин үз көчемә генә ышана идем. Спорт белән шөгыльләндем, уңышларга ирештем, укыдым, университет тәмамладым, үз алдыма гел амбицияле максатлар куя идем һәм аларга ирешә килдем. Мин үз ихтыяр көчемә генә таяндым.

Тора-бара миңа көч бирердәй чыганаклар артты. Тормышның билгеле бер этабын үттем: гаилә кордым, балаларыбыз туды. Шуннан соң гына мин әти-әниләрне хөрмәтләүнең нинди дәрәҗәдә мөһим икәнен аңладым. Үзем әти булгач кына әтигә дә тиешле игътибарны бирә башладым. Нәкъ шул вакытта мин үземдә ихтыяр көче, кыюлык, тәвәккәллек, ныклык кебек тагын да яңа сыйфатлар барлыгын сиздем.

Бик күпләр аңламый: «Рөстәм, сез ничек әтиегезне кичерә алдыгыз?» — диләр. Ә мин беләм. Әгәр дә мин әти белән араларны өзсәм яисә аңа начар мөнәсәбәттә булсам, бу, һичшиксез, минем тормышымда, киләчәгемдә, минем гаиләмдә негатив бер күренеш булып чагылачак иде. Шуңа күрә, нәрсә генә булуына карамастан, мин әти белән мөнәсәбәтләребезне сакларга, ныгытырга тырышам. Ә гаилә кыйммәтләре мине көчле генә түгел, бик көчле, «непробиваемый» итә сыман. Нәсел, ыру көче шундый икән ул!

Тагын әниемнең миңа һаман да бик нык тәэсир итүен сизәм. Мин тауларга менгәндә бу бигрәк тә тоелды. Гаҗәеп хисләр! Үзеңне дөньяга тудырган кешеңнең күзгә күренми торган ярдәмен сизеп, тоеп яшәү!

Беләсезме, тагын нәрсәгә игътибар иттем. Башка илләрдә озак вакыт сәяхәт итсәм, миңа кыен, уңайсыз була башлый. Туган илгә кайтуга күңелем тынычлана. Димәк, миңа яшәү көчен туган җирем дә бирә! Бабаларыбыз, бабаларыбызның бабалары яшәгән туган нигезем…

Шулай ук минем гаиләм! Сине һәрвакыт яратып, көтеп торуларын, бәяләүләрен белеп яшәү әйтеп бетергесез көч, дәрт, үз-үзеңә ышаныч тудыра. Димәк, син кирәк!

Хөрмәтле укучыларым, дусларым, сез дә минем өчен бик зур терәк, яшәү чыганагы. Мин моны бервакытта да онытмыйм һәм югары бәялим.

Шулай да!
Төп көч ул минем башымдадыр, мөгаен. Уйлап карасаң, нәрсә генә эшләсәм дә, мин бит моны иң элек эчтән генә уйлыйм, карар итәм. Мәсәлән, мин үз-үземә башта югарыга менәргә, дисәм генә аннары күтәреләм. Кыскасы, миңа башымда туган карарларым да яшәү көче бирә.

Ә сез каян көч табасыз? Сезгә нәрсә яшәү чыганагы булып тора?» — дип язган ул "ВКонтакте" челтәрендәге сәхифәсендә.

Рустәмнең постлары сагындырган...

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: