+13 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
29 март 2022, 10:41

Санкцияләр аяк чала алмаячак!

Башкортстанда үткән Халыкара форум аграрийларның Көнбатыш дәүләтләре басымы шартларында да уңышлы эшләргә сәләтле булуын күрсәтте.

Санкцияләр аяк чала алмаячак!
Санкцияләр аяк чала алмаячак!
Узган атнада башкалабыз Уфа дүрт көн дәвамында ил күләмендәге мәртәбәле форум мәйданы булып торды. 22 мартта “ВДНХ-Экспо” күргәзмәләр комплексында ХХХII халыкара “АгроКомплекс” күргәзмәсе һәм традицион Агросәнәгать форумы ачылды. Башкортстанда утыз икенче тапкыр үткәрелүче күргәзмә тоташ ил күләмендә аграр галимнәр һәм белгечләр өчен чын мәгънәсендә тәҗрибә уртаклашу, яңалыклар белән танышу үзәгенә әверелде. Әлеге чарада катнашкан Русиянең авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин очрашуларда Уфа форумының әһәмияте тармактагы казанышларны күрсәтү белән генә чикләнмәвен, ә уртак проблемаларны хәл итүдә мәртәбәле “аграр трибуна”га әверелүен дә ассызыклады. Агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында оештырылган экспозицияләр һәм дүрт көн дәвамында үткәрелгән “түгәрәк өстәл”ләр дә шуны дәлилли. Быел традицион чарада илнең 31 төбәгеннән 315 компания һәм берничә ел дәвам иткән хезмәттәшлек элемтәләренә тугры калган Беларусь предприятиеләре катнашты.
Гомумән, аграр форум мәйданчыгында 23 тематик дискуссия һәм “түгәрәк өстәл” үтте, эшлекле чараларда 240тан артык спикер катнашты. Халыкара күргәзмә кысаларында дүрт тармак юнәлеше буенча конкурслар оештырылды. Якынча исәпләүләр буенча, аграр форум чаралары һәм күргәзмә стендлары белән 16 меңнән артык кеше танышты.
“АгроКомплекс-2022” күргәзмәсенең һәм Агросәнәгать форумының быелгы үзенчәлеге нәрсәдә? Мәртәбәле чара илнең авыл хуҗалыгы тармагы үсешендә нинди чагылыш таба һәм аның тәгаен республика агросәнәгатьчеләре өчен файдасы нәрсәдә?

Башкортстанда үткән мәртәбәле аграр форумны илебезнең авыл хуҗалыгы белән бәйле компанияләре һәр елны көтеп ала, дип әйтү дә арттыру булмас. Чөнки мондый чаралар техник казанышлар белән якыннан танышырга да, күзгә-күз карап фикер алышулар исә мөһим проблемаларны җиңелрәк хәл итәргә дә мөмкинлек бирә. Дөрес, быелгы очрашу дөнья күләмендәге катлаулы сәяси-икътисади киеренкелек һәм Көнбатыш Русиягә санкцияләрен арттырган шартларда узды. Шул ук вакытта, әлеге “киеренкелек” аграрийлар алдына тагын да мөһимрәк бурычлар билгеләде. Ул, беренче чиратта, ил­нең азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итү һәм тоташ сәнәгатьне үзе­безнең мөмкинлекләр белән үстерүгә юнәлеш алырга кирәклеген күрсәтте. Әйтергә кирәк, Уфада узган әлеге чара да авыл хуҗалыгының елдан-ел модер­низацияләнә баруын дәлил­ләде. “ВДНХ-Экспо”ның ачык мәйдан­чыгын­да быел, мәсәлән, трактор, комбайн һәм башка зур габаритлы җиһаз­лар­ның 130дан күбрәк яңа төре күр­сәтелде.
Форумда республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русиянең авыл хуҗа­лыгы министры урынбасары Андрей Разин катнаштылар.
Радий Хәбиров, дөнья күләмендә таралган коронавирус пандемиясе тудырган катлаулыкларга карамастан, 2021 ел йомгаклары буенча республика авыл хуҗалыгы тармагының җитештерү җәһәтеннән дә, инвести­ция­ләр җәлеп итү буенча да үсештә булуын билгеләде.
— Без республиканың агросәнәгать тармагын эзмә-эзлекле рәвештә модернизациялибез. Чит ил санкцияләре шартларында тармак тотрыклылыгын саклый. Үзләренең намуслы хезмәте белән республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итүче авыл эшчән­нәренә зур рәхмәт әйтергә телим, — диде Радий Фәрит улы форумны ачу тантанасындагы чыгышында.
“АгроКомплекс” күргәзмәсе кысаларында Радий Хәбиров һәм Андрей Разин республиканың авыл хуҗалыгы тармагында иң эре инвестиция проект­­­­ларының берсе — Авыргазы районының “Урожай” сөтчелек фермасы” компаниясенең терлекчелек комплексының икенче чиратын ачу тантанасында катнаштылар. Сөт җитештерүгә махсуслашкан әлеге комплекс 6,5 мең баш савым сыерына исәпләнгән. 4,5 миллиард сумлык проект 117 яңа эш урыны булдыруны күз уңында тота. Ул 2024 елдан тулы куәтенә эшли башлагач, ел саен уртача 60 мең тонна чамасы сөт җитештерәчәк.
Әлбәттә, халыкара аграр форум­ның үзәгендә — яңа авыл хуҗалыгы техникасы. Әйтергә кирәк, камил техника үрнәкләрен тәкъдим итүче республика компанияләре быел да үз югарылыгында булып калды. Алар соңгы елларда гына техник характеристикасы буенча чит ил төрдәшлә­реннән һич тә калышмаган 150дән ар­­тык яңа төр һәм модификация үзләштерде. Көнбатыш санкцияләре шартларында шунысы да игътибарга лаек: машина төзүчеләр импорт запас частьләрен үзебезнекенә алыштыру максатында 1300дән артык төрдәге яңа деталь үрнәкләрен җитештерә башлады.
Соңгы елларда республикада хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә зур игътибар бирелде. Һәм аларның казанышларын гына түгел, ә җитештерүдәге роле, проблемалары турында эшлекле сөйләшүләр оештырылуы да әлеге чараның мөһим әһәмиятен билгели.

Белешмә. Әлеге вакытта Башкортстанда 6800дән күбрәк фермер хуҗалыгы эшли. Тулай аграр җитештерүдә аларның өлеше 15 процентка җитә. Шәхси хуҗалыклар җитештергәне әлеге күләмдә 40 процентка якынлаша.

Форумның фермер хуҗалыкларын һәм авыл хуҗалыгы кооперацияләрен үстерү темасы буенча оештырылган “түгәрәк өстәле”ндә аларның илдә азык-төлек иминлеген тәэмин итүдәге роленә мөһим урын бирелде.
— Әлеге чараның Башкорт­станда — хуҗалык итүнең кече формаларын һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча илдә флагман булган төбәктә уздыру аеруча куанычлы, — дип билгеләде онлайн-чыгышында Русия Авыл хуҗалыгы ми­нистрлы­гының Авыл территорияләрен үстерү департаменты директоры урынбасары Рената Бибарсова. — Башкортстан әлеге юнәлештә зур эш башкара һәм ул агросәнәгать тармагын үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында әлеге юнәлешне финанслауда иң зур күләмдә акча алучылар исемлегендә.
Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары эшчән­леген үстерүнең тоташ агросәнәгать комплексы тармагында өстенлекле юнәлеш булуын ассызыклады.

Белешмә. 2021 ел йомгаклары буенча, кече аграр бизнес өлеше тулай суммар җитеште-рүдә 25 миллиард сумга җиткән. Тугыз ел дәвамында аның өлеше 2,5 тапкыр үскән, ягъни 2012 елда 5,8 процент булса, 2020 елда 14 процентка җиткән.

Әйткәндәй, республикада тормышка ашырылучы керемне үстерү (доходогенерирующие) проектлары үзе­нең нәтиҗәле булуын күрсәтте. Ике ел дәвамында гомум суммасы 600 миллион сумга җиткән Грант ярдәмен 2018-19 елларда 224 берәмлек авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы алды. Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов билге­лә­венчә, быелдан әлеге проект яңа шартларда эшли башлады. Грант суммасы әлегә кадәр 3 миллион сум булса, хәзер ул 14 миллион сумга кадәр арткан. Дәүләт ярдәмен, шулай ук, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү техникалары һәм җиһазлары сатып алу өчен дә файдаланырга мөмкин булачак. Аграр форумда кече бизнес эшчәнлеге өчен тәкъдим ителгән техника үрнәкләре дә әлеге юнәлеш өчен зур ярдәм булыр, дигән ышаныч бар.
Чит ил компанияләре арасында Беларусь предприятиеләренә аерым игътибар бирелүе дә очраклы түгел. Республика Башлыгының ерактан килгән якын дуслар белән ихлас аралашуы да ике ил арасындагы хезмәт­тәшлекнең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Ә аграр ведомство башлыгы Илшат Фазрахманов, чит ил делегациясе җитәкчесе — “БелТППның Гомель бүлеге” пред­приятиесенең генеральный директоры Марина Филонова белән очрашып, киләчәктәге хезмәттәшлек мөмкинлек­ләрен барладылар.

Белешмә. Берничә ел элек “Башсельхозтехника” базасында “Минск трактор заводы” җәмгыя­те белән берлектә “Беларус-82,1” тракторлары җыела башлады. Киләчәктә “Беларус 2103” тракторын җыя башлау һәм урак техникасы өчен Башкортстанда запас частьләр җитештерү мәсьә­лә­ләре карала. Форум чикләрен­дәге очрашулардан соң, “Гомсельмаш” компаниясенең быел “Полесье” мал азыгы һәм “КЗС-1218” маркалы ашлык комбайннарын 5 процентлы ташлама белән сату турындагы килешүгә кул куелды.

Гомумән, Башкортстан соңгы 2-3 ел дәвамында авыл хуҗалыгын модернизацияләү юнәлешендә зур эш башкарды.
— Безнең алдагы бурыч аграр тармакта берникадәр арттарак калган юнәлешләрне модернизацияләүгә юнәлтелә, — диде Радий Хәбиров. — Ит һәм сөт җитештерү буенча республика илдә лидерлар исемлегендә. Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәр­түдә федераль округта 2020 елдагы алтынчы урыннан узган ел йомгакла­ры буенча бишенче урынга күтә­рел­дек. Һәм хәзер без эшкәртү сәнә­га­тенә ныклап ярдәм итәргә тотындык.
Халыкара аграр форум йомгаклары буенча, федераль министр урынбасары Андрей Разин авыл хуҗалы­гына ил күләмендә зур ярдәм күрсәтү турында мөһим белдерү ясады. Аның сүзләренә караганда, дәүләт әһәмия­тендәге ике карар әзерләнгән. Аның берсе — кыска вакытка биреләчәк 26 миллиард сум, икенчесе — аерым ка­те­гориядәге аграр предприятие­ләргә әлеге вакытта банклар тәкъдим иткән процент ставкасыннан түбәнрәк шартларда 26 миллиард сум акча бүлү турында. Әйтергә кирәк, соңгы юнәлеш буенча республиканың 18 авыл хуҗалыгы предприятиесе әлеге исемлеккә кертелгән.

* * *
Халыкара форум йомгаклары буенча үз фикерләре белән уртаклашуны сорап, “Кызыл таң” экспертына мөрәҗәгать иттек.

Алмаз Галимов,
Авыл хуҗалыгы министрлыгының Инвесторлар белән эшләү һәм тышкы элемтәләр бүлеге начальнигы урынбасары:
— Быелгы “АгроКомплекс” күргәзмәсе Башкортстанның ышанычлы аграр төбәк булуын гына түгел, ә катлаулы сәяси-икътисади шартларда зур әһәмияткә ия форумнарны югары дәрәҗәдә оештырырга һәм үткәрергә сәләтле булуын да күрсәтте. Дүрт көн дәвамында узган чараларда илнең билгеле аграр галимнәренең һәм белгечләренең катнашуы да шуңа ачык мисал.
Әлбәттә, мәртәбәле форумның төп асылы яңа техника һәм технологик үрнәкләр белән танышуда. Әгәр кыскача йомгак ясасак, безнеңчә, Уфадагы очрашулар республика өчен генә түгел, анда катнашучы башка төбәк вәкилләре өчен дә табышлы, файдалы булды. Чөнки тармактагы казанышлар ил икътисады белән генә чикләнми, ә дәүләтебезнең азык-төлек бәйсезлегенә дә йогынты ясый.
Быелгы форумның үзенчәлеге дә шунда: элегрәк узган форумнарда күбрәк чит ил технологияләренә игъ­тибар бирелгән булса, быел халыкара күргәзмәдә үзебездә җитештерелгәне төп игътибар үзәгендә булды. Беларусь компанияләре һәм хәтта Кытай экспозицияләре исә аны тагы да тулыландырды.
Республиканың Ремонт предприятиеләре ассоциациясе экспозициясенең зур кызыксыну тудыруы да очраклы түгел. Башкортстан предприятиеләре хәзер катлаулы запас частьләрне үзләре дә үзаллы җитеш­терергә сәләтле булуын күрсәтте. Шунысы да мөһим: аларның күбесе хәзердән үк Көнбатыш үрнәкләрен алыштыра алачак.
Форум кысаларында узган чараларда илебезнең һәм Беларусьнең җитештерүче заводлары Башкортстанда авыл хуҗалыгы техникалары һәм аларга запас частьләр җитештерүдә ярдәм итәргә әзер булуын белдерде. Очрашулар нәтиҗәсез калмады һәм тармак министрлыгы белән җитештерүче заводлар арасында дистәгә якын килешүгә кул куелды.
“АгроКомплекс” күргәмәсе белән “Россельхозбанк”ның Башкортстан филиалы директоры Алексей Самсоновның якыннан танышуы да игътибарга лаек. Әйткәндәй, әлеге банк узган елда республика аграрий­ларына 7,2 миллиард сум кредит биргән иде һәм бу зур ярдәм булды. Быел Алексей Самсонов республика аграрийларына тәкъдим ителгән кредитның еллык процент ставкасы 5 проценттан артмаячагына ышандырды. Ел башыннан республикага бирелгән ташламалы кредит суммасы 971 миллион сумга җитте. Язгы кыр эшләренә әзерлек чорында мондый ярдәм бик вакытлы булды.
Шулай ук, күптәнге партнерларыбызның берсе — “Росагролизинг” компаниясе быел да үзенең ышанычлы булып калуын күрсәтте. Компания республикага ташламалы шартларда техника паркын яңартуга булышлык итә. 2019-21 елларда әлеге компания аша ташламалы бәягә 1057 берәмлек төрле авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынды. Ә быел гомум бәясе 1,4 миллиард сумлык 142 заявка бирелде.
Республиканың һәм күрше төбәкләрдән килгән төрле категориядәге хуҗалыкларның бай ярминкәсе дә форумга матур бизәк өстәде. Шәхси һәм фермер хуҗалыклары үзләре үстергән һәм җитештергән азык-төлек ассортиментын тәкъдим итеп, санкция шартларында да авылда кече бизнесны үстерү мөмкинлекләренең зур булуын күрсәтте. Минемчә, халыкара форум ил дәрәҗәсендәге проблемаларны өйрәнү һәм алдынгы тәҗ­рибә уртаклашу мәйданчыгы булды һәм ул, бер үк вакытта, крестьян ихаталары, кече бизнес вәкилләре эшчәнлегенә яңа этәргеч бирүче фәнни аграр чара да.

Олег Төхвәтуллин.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: