+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
30 март 2022, 14:04

Башкортстан - яшьләр төбәге

Республика яшьләрне үстерүгә зур көч сала.

Башкортстан - яшьләр төбәге
Башкортстан - яшьләр төбәге

Республика яшьләр саны буенча Идел буе федераль округында 1нче урынны алып тора һәм Русиядә лидер төбәкләр унлыгына керә. Яшьләр безнең төбәктә яшәүчеләрнең 27 процентын тәшкил итә.

Бездә яшьләрнең конструктив идеяләренә ярдәм итү - мөһим мәсьәләләрнең берсе. Республика Башлыгы кушуы буенча яшьләр иҗтимагый оешмалары арасында яшьләр сәясәте өлкәсендәге проектларга ярдәм итүгә еллык грантлар конкурсын уздыру расланды.
35 яшькә кадәрге аспирантларга һәм фән кандидатларына ярдәм итү, яшь өметле тикшеренүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыру, дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге эшчәнлеге программасын нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен яшь галимнәргә республика грантлары булдырылды.

Шулай ук фәнни потенциалны үстерү максатларында фән һәм техника өлкәсендә дәүләт яшьләр премияләре, шулай ук әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә Шәехзадә Бабич исемендәге дәүләт яшьләр премияләре бирелә.

Октябрьдә Уфада “Йәшлек house” яшьләр киңлекләренең яңа объекты ачылды, ул Башкортстан яшьләре өчен җәлеп итү ноктасы булачак һәм республиканың яшьләр һәм иҗтимагый хәрәкәтләрен берләштерәчәк.

Ирекле хәрәкәт актив үсеш ала. Үткән елда бездә 556 волонтерлык берләшмәсе эшләде (2020 елда - 400), анда 381 мең кеше, ягъни республика халкының 10 проценты диярлек җәлеп ителде. Без барлык районнарда һәм шәһәр округларында иреклеләр үзәкләре булдыру буенча 310нче указ белән каралган чараларны планлы рәвештә башкарабыз. Гражданнарга ярдәм итү өчен пандемия вакытында 5000нән артык ирекле кеше мобилизацияләнгән. Алар бүген дә үз эшләрен дәвам итә.

Республикада спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру буенча планлы эш алып барыла. Узган елда бюджеттан спорт объектларын төзүгә 1 миллиард сум чамасы акча бүлеп бирелгән. Футбол манежы, Борай районында ФОК һәм башка объектлар төзелә. Гимнастика үзәге буенча эшләр тәмамланды, аны тантаналы ачу быелның апреленә планлаштырыла.

Уфага нигез салынуның 450 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында Спорт көрәше үзәге, Фехтование үзәге һәм Ишкәкле слалом корылмаларының 1нче чираты төзелеше планлаштырылган.

Фото: mgazeta.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: