+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
4 апрель 2022, 20:10

Башкортстан эксперты: "НАТОның максаты - Русиягә каршы хәрби операцияләр үткәрүгә әзерлек"

Русия ягының дипломатик тырышлыгы һәм НАТО белән диалог төзергә омтылуларына карамастан, без мондый мөмкинлектән мәхрүм калдык. Бу хакта Башкорт дәүләт университетының өлкән укытучысы, политология фәннәре кандидаты Кирилл Фадеев сөйләде.

Башкортстан эксперты: "НАТОның максаты - Русиягә каршы хәрби операцияләр үткәрүгә әзерлек"
Башкортстан эксперты: "НАТОның максаты - Русиягә каршы хәрби операцияләр үткәрүгә әзерлек"


"НАТОның максаты - Русиягә каршы хәрби операцияләр үткәрүгә әзерлек, - дип саный Кирилл Фадеев. - Безнең ил җитәкчелеге үз суверенитетын яклау өчен альянска карата тышкы сәяси стратегия төзергә мәҗбүр".
Элегрәк Русия Президенты Владимир Путин НАТОны АКШның тышкы сәясәт коралы дип атады.
“Без нинди фокусны күзәтәбез? Илләр НАТОга керә, ә аннары беркемнән дә диярлек сорамыйча, аларда билгеле бер корал төрләрен урнаштыралар. Шулай итеп, Румыниядә ракетага каршы оборона системасы элементлары барлыкка килде. Тиздән Польшада да булачак. Бу безнең чикләргә бик якын. Әлбәттә, безнең өчен куркыныч тудыра, чөнки бу безнең стратегик атом-төш потенциалыбызны юк итәргә тырышу", - дип белдерде Владимир Путин.

Искәртеп узабыз, НАТО блогы 1949 елда социалистик дәүләтләр блогына каршы тору өчен оештырыла. СССР таркалганнан соң, альянс калды, хәзер ул АКШ ягыннан идарә һәм контрольлек итүче хәрби коралга әверелде. Шушы вакыт эчендә блок Югославиядә, Гыйракта конфликтларда агрессор булып чыгыш ясады, ә хәзер ул - Русия. НАТО илне чит ил территорияләрендә хәрби техниканы урнаштырып һәм өйрәтүләр үткәреп, даими рәвештә җаваплы гамәлләргә этәрә. 2010 елда альянсның максатчанлыгы турындагы мәсьәлә күтәрелде, Кырымның Русия белән кушылуы "НАТОны җанландыруга" нигез булды. Русия Чит илләр министрлыгы берничә тапкыр юридик яктан хәвефсезлек гарантияләрен ныгытырга омтылды, тик килешүгә ирешмәде. Бер ел элек, 2021 елда, НАТОның генеральный секретаре Йенс Столтенберг Русияне террорчылык, Кытайның күтәрелүе һәм климат үзгәрү белән бергә төп янаулар дип атады.
Бүген НАТО - АКШ һәм аның партнер-дәүләтләренә корал һәм хәрби техника сату буенча монополиянең агрессив сәясәтен үткәрү өчен ышыклану урыны".

Фото: strbsu.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: