+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
4 апрель 2022, 11:10

Радий Хәбиров: "Чемоданнарыгызны тутырыгыз һәм Башкортстанга рәхим итегез!"

Башкортстанда ил Президенты Владимир Путин гамәлгә куйган "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" гомумдәүләт проекты кысаларында күп эшләр башкарыла.

Радий Хәбиров: "Чемоданнарыгызны тутырыгыз һәм Башкортстанга рәхим итегез!"
Радий Хәбиров: "Чемоданнарыгызны тутырыгыз һәм Башкортстанга рәхим итегез!"



"Мин республиканың уникаль матурлыгына гаҗәпләнүдән һич тә туктый алмыйм. Һәм, күрәсең, мин генә түгел", - дип язган Радий Хәбиров социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә.
"Без туристларны җәлеп итә торган төбәккә әйләнәбез. 2021 елда безгә 3,5 миллион кеше килде - 2020 елга караганда 600 меңгә күбрәк. Быел тагын да күбрәк кунаклар көтәбез. Русиялеләрнең игътибары чит илдән акрынлап ил курортларына күчә, әлбәттә, без 100 процентка әлеге мөмкинлектән файдаланырга бурычлы. Туризм тармагын үстерү өчен нәрсә эшлибез? Туроператорлар республика буенча яңа маршрутлар әзерли. «Янгантау» һәм «Торатау» геопарклары актив. «Шүлгәнташ» музей комплексына зур өметләр баглыйбыз. Кемпинглар, глэмпинглар, визит-үзәкләр төзибез, барлык дәрәҗәләрдә дә кунакчыллык инфраструктурасын үстерәбез.
Әлбәттә, алда әле башкарасы эшләр күп. Без федераль дәрәҗәдә җитди ярдәм тоябыз, республика ярдәм чаралары өстендә дә эшлибез.
Республика кунакларына һәм халкына тәкъдим итәрлек урыннарыбыз бар. Шуңа күрә чемоданнарыгызны тутырыгыз һәм Башкортстанга рәхим итегез!", - дип язган Башкортстан Башлыгы.

Фото: Башинформ.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: