+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
7 апрель 2022, 17:00

Радий Хәбиров бизнес-шерифлар алдына яңа бурычлар куйды

7 апрельдә республика Хөкүмәте йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шәһәр һәм район хакимиятләре башлыклары урынбасарлары (бизнес-шерифлар) белән очрашты.

Көн тәртибендә - санкция басымы шартларында эшкуарлык башлангычларын үстерү.

Бизнес-шерифлар институты Башкортстанда 2019 елдан эшли башлады. Муниципалитетларда эшкуарлык буенча хакимият башлыклары урынбасарларын билгеләү идеясен Радий Хәбиров беренче тапкыр бизнес-ширкәтләр белән ачык әңгәмә вакытында тәкъдим итте. – Бу республика өчен өр-яңа институт булды. Сезнең алдыгызга куелган төп бурыч-эшкуарлыкка ярдәм итү, инвестицияләр җәлеп итү. Мин муниципалитетлар башлыкларыннан, сез бу юнәлеш белән генә шөгыльләнсен өчен, башка йөкләмәләр бирмәүләрен сорадым. Чөнки бу - бик зур эш фронты. Сезнең бизнес-мохиттә үз кеше булуыгыз да мөһим, шуңа күрә билгеләнгәндә без район эшкуарлык җәмәгатьчелеге фикерен исәпкә алдык, - диде Радий Хәбиров. - Ике ел ярым вакыт узгач, бизнес-шерифлар институты булды, дип әйтә алам. Республикада эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны яклау буенча мөһим эш белән шөгыльләнүче бик яхшы кешеләр командасы барлыкка килде. Бу тәҗрибәне федераль дәрәҗәдә дә югары бәяләделәр.

Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, бизнес-шерифлар коронавирус пандемиясе шартларында нәтиҗәле эшләү буенча зур тәҗрибә туплаган. Хәзер алар алдында яңа, тагын да катлаулырак бурычлар тора.

– Без илебез өчен моңарчы күрелмәгән хәлләр белән очраштык. Авыр булачак, әмма без барысын да башкарып чыгачакбыз. Хәзер безнең өчен иң мөһиме - республика икътисады эшләвен тәэмин итү, - диде Радий Хәбиров. - Предприятиеләр эшләргә тиеш. Без аларга логистика элемтәләрен җайга салырга, чимал белән тәэмин итәргә, партнерлар, комплектлаучылар табарга ярдәм итәргә тиеш. Һәм, әлбәттә, мәшгульлек белән бәйле барлык эшләрне дә игътибар белән күзәтергә кирәк. Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча Башкортстанда республиканың социаль-икътисади үсешен тәэмин итү буенча оператив штаб булдырылган. Шундый ук штаблар һәр муниципалитетта булдырылырга тиеш.

Радий Хәбиров бизнес-шерифлар алдына яңа бурычлар куйды
Радий Хәбиров бизнес-шерифлар алдына яңа бурычлар куйды
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: