+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
9 апрель 2022, 09:05

Ишембайдан - "Роснефть" һәм "Лукойл"га

"Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында "Ишембай махсуслаштырылган катализаторлар химия заводы" «Роснефть» һәм «Лукойл» җәмгыятьләренә катализаторлар сатачак.

Ишембайдан - "Роснефть" һәм "Лукойл"га
Ишембайдан - "Роснефть" һәм "Лукойл"га

– Русия Федерациясендә һәм Көнчыгыш Европада нефть эшкәртү катализаторларының иң эре җитештерүчесе - «Ишембай махсуслаштырылган катализаторлар химия заводы» җәмгыяте. Үз эшләнмәләре һәм җитештерү куәтләре хисабына завод ил территориясендә мотор ягулыкларын җитештерүчеләрнең барлык нефть эшкәртү катализаторларына ихтыяҗын тәэмин итәргә әзер. Бу энергетика иминлеге һәм бөтен ягулык-энергетика комплексының бәйсезлеге дигәнне аңлата, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасының сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

Элегрәк «Роснефть» һәм «Лукойл» нефть эшкәртү компанияләре чит ил продукциясеннән файдалануны өстен күрә иде, ләкин импортны алыштыру кысаларында санкцияләр аркасында Ишембай катализаторларында эшләргә булганнар.

Хәер, безнең завод продукциясе сыйфаты буенча башка илләрдән килгән көндәшләреннән калышмый. Аны инде күптән Беларусь, Төрекмәнстан, Һиндстан, Европа һәм хәтта АКШка озатулары очраклы түгел.

Әлеге завод – Русиядә генә түгел, Көнчыгыш Европада да нефть эшкәртү катализаторларын җитештерүче иң эре компания. Республика Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, завод үз эшләнмәләре һәм җитештерү тизлеге хисабына ил территориясендә мотор ягулыкларын җитештерүчеләрнең барлык нефть эшкәртү катализаторларына ихтыяҗын тәэмин итәргә әзер. Бу энергетика хәвефсезлеге һәм бөтен Русия ягулык-энергетика комплексы бәйсезлеген нигезли.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: