+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
12 апрель 2022, 12:31

Таксист бер кызны урлаган, диләр...

Кызның каршылык күрсәтүенә кармастан, водитель аны көчләп машинага утыртып алып китә.

Таксист бер кызны урлаган, диләр...
Таксист бер кызны урлаган, диләр...

Кичә Уфаның Комсомол урамында такси йөртүче бер кызны көчләп машинасына утыртып, алып киткән.

Әлеге инцидент "Уфанет" камералары күзәтүенә эләккән. Камералардан күренгәнчә, юл уртасында кыз йөгереп чыга һәм кире юнәлештә атлый башлый. Таксист борыла да аның каршына килеп баса һәм аны көтеп тора. Арытаба ир кызны сөйрәп алып килеп, машинасына утырта.

Узып баручылар кызга ярдәм итәргә тырыша, әмма автомобиль ишеге ябыла һәм ул кинәт кузгалып китә. Республика Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, булган хәл турындагы мәгълүмат дежур частька кергән. Хәзер хокук саклаучылар автомобильне, машина йөртүчене һәм кызны эзләү белән шөгыльләнә.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: