+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
8 Май 2022, 12:20

Андрей Назаров Урал аръягында булды

Сибай шәһәрендә “Башкортстан Республикасы Урал аръягын үстерү” темасына стратегик сессия булды. Анда сиксәннән артык кеше катнашты, алар - Русия Финанс министрлыгы Фәнни-тикшеренү институты, республика һәм муниципаль хакимият органнары җитәкчеләре, үсеш институтлары, эшлекле берләшмәләр һәм Башкортстанның фәнни оешмалары вәкилләре.

Андрей Назаров Урал аръягында булды
Андрей Назаров Урал аръягында булды

- Урал аръягына озак вакыт игътибар ителмәде. Ә бит Башкортстан нәкъ бу территориядә барлыкка килде. Һәм Урал аръягы Башкортстанның нигезе булып тора. Белүебезчә, йортның тотрыклылыгы һәм аның ышанычлылыгы нигезгә бәйле. Шуңа да Урал аръягын үстерүгә ныклап көч салырга кирәк, - диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.

Андрей Назаров, бу юнәлештә эш алып барыла инде, дип сөйләде: территория инфраструктурасы яхшыра, яңа производстволар ачыла, социаль һәм мәдәни объектлары төзелә һәм ремонтлана.

Шул ук вакытта Премьер-министр республика һәм урындагы хакимиятләрнең аеруча игътибарын таләп итә торган мәсьәләләрне билгеләде.

- Беренчедән, миграция агымы. Кешеләр биредән китә икән, димәк, нәрсәдер җитми. Миграцион агым булмасын өчен күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Шуңа күрә дә безнең бурыч, бүгенге фикер алышудан һәм программаны раслаганнан соң, бу вәзгыятьне үзгәртергә, һәм кешеләрнең моннан китмәвенә, ә килүләренә ирешергә, - диде Андрей Назаров.

Моннан тыш, ул игътибарны халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга, социаль инфраструктураны үстерүгә юнәлтте.

Шуннан чыгып, Башкортстан Премьер-министры Урал аръягы үсешенең өч юнәлешен аерып күрсәтте: сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм туризм.

- Урал аръягында сәнәгать үсешенең потенциалы зур, чөнки территория уникаль. Монда зур булмаган территориядә җиде яткылык бар. Мондый аналоглар гомумән юк, шуңа күрә моннан файдаланырга һәм үстерергә кирәк.
Икенчесе - авыл хуҗалыгы. Традицион рәвештә бу төбәк аграр булган. Биредә 48 процент кеше авылда яши, халыкның 20 проценты авыл хуҗалыгында эшли. Шуңа күрә бу юнәлештә үсешне дәвам итү һәм максималь нәтиҗәгә ирешү бурычы тора.
Өченче юнәлеш - туризм. Монда искиткеч табигать, әмма туристларны әлеге кунакчыл төбәккә җәлеп итәчәк тиешле инфраструктура җитәрлек түгел, - дип билгеләде Андрей Назаров.

Башкортстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, республиканың икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов ассызыклаганча, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Урал аръягы үсеше программасын эшләргә йөкләде.

- Стратегияне тәкъдим итү “Урал аръягы-2022” Бөтенрусия инвестиция сабантуе кысаларында узачак. Безгә аңа салынган чараларны эшләп бетерергә, икътисади һәм социаль күтәрелеш бирәчәк яңа проектлар белән тулыландырырга кирәк. Стратегик сессия форсайт системасында төзелгән - бу киләчәкне фаразлау, трендлар һәм гамәлләр билгеләү. Барысын да актив эшкә чакырам, бүген барысы да ишетелсен һәм барысы да теркәлсен, - дип билгеләде беренче вице-премьер.

Чара барышында катнашучылар “Авыл хуҗалыгы”, “Сәнәгать һәм экология”, “Туристик тармак”, “Экспорт”, “Эшкуарлык секторы”, “Инфраструктура” һәм “Социаль өлкә” юнәлешләре буенча фикер алышу өчен 7 командага бүленде.

Эш нәтиҗәләре буенча стратегик сессия әһәмиятле нәтиҗәләр бирде. 8 стратегик проектка чарада катнашучылар тарафыннан 10нан артык инициатива тәкъдим ителде. Аерым алганда, сублимировкалы продукция һәм Хәләл продукция җитештерү буенча агросәнәгать кластерын булдыру. Аның төп идеясе - "Хәләл Экспресс" бердәм логистик үзәген булдыру, аның эгидасы астында Русиядә стандартлар һәм метрология институтының Ислам хезмәттәшлеге оешмасы тарафыннан бердәнбер сертификацияләнгән үзәк булдырылачак.

Андрей Назаров искәрткәнчә, стратегик сессия барышында каралган проектлар шул исәптән, 2030 елга кадәр Урал аръягы социаль-икътисади үсешенең яңа стратегиясен эшләгәндә кулланылачак, ул Башкортстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан Русия Финанс министрлыгының Фәнни-тикшеренү институты белән берлектә алып барыла.

Фото: pravitelstvorb.ru

Андрей Назаров Урал аръягында булды
Андрей Назаров Урал аръягында булды
Андрей Назаров Урал аръягында булды
Андрей Назаров Урал аръягында булды
Андрей Назаров Урал аръягында булды
Андрей Назаров Урал аръягында булды
Андрей Назаров Урал аръягында булды
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: