+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
8 Май 2022, 20:48

Заманча һәм кызыклы булырга тиеш!

Радий Хәбиров БСТ телеканалында хәрби-патриотик программа ачып җибәрүне хуплады.

Заманча һәм кызыклы булырга тиеш!
Заманча һәм кызыклы булырга тиеш!

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сугыш хәрәкәтләре ветераннары белән очрашу вакытында "Башкортостан" телерадиокомпаниясе директоры Рөстәм Зарафетдинов БСТ телеканалында "Патриот 102" дип аталган хәрби–патриотик программа концепциясе өстендә эш алып барылуы турында сөйләде.

Мондый проектны булдыру тәкъдиме белән элегрәк төбәк Башлыгына "Сугышчан туганлык" Башкортстан республика бүлеге әгъзалары мөрәҗәгать иткән иде.

Рөстәм Зарафетдинов сүзләренә караганда, программаның төп максаты - үсеп килүче буын арасында хәрби-патриотик тематикага кызыксынуны арттыру, яшь буында Русия һәм Башкортстанның хәрби тарихындагы истәлекле вакыйгалар һәм тарихи шәхесләр белән кызыксыну уяту, дәүләтнең хәрби тарихын бозарга омтылу белән көрәш.

Программа 2022 елның сентябреннән чыгачак, алып баручыларны сайлау бара, тапшыруларның киләчәк тематикасы эшләнә. Беренче этапта ул айга бер тапкыр чыгар дип көтелә.

"Башкортостан" телерадиокомпанисе директоры, проект авторларына Башкортстан Хәрби комиссариаты, Русия тарихи җәмгыяте һәм "Сугышчан туганлык" оешмасы ягыннан консультатив һәм оештыру ярдәме кирәк булачак, дип билгеләде. Шул ук вакытта һәр рубрика аерым әзер блок буларак әзерләнәчәк, аны социаль челтәрләрдә таратырга мөмкин.

Аерым алганда, Русия Армиясендәге заманча корал һәм техниканың төрләре турында мәгълүмати репортажлар, яшьармиячеләр һәм Шәйморатовчылар сыйныфлары укучылары эшчәнлеге, истәлекле хәрби -тарихи вакыйгалар, Советлар Союзы һәм Русия Геройлары, солдатлар һәм үткәннәр турында сөйләүче рубрикалар булачак.

Радий Хәбиров, проект концепциясе өстендә эшләгәндә барлык технологияләрне дә исәпкә алырга, һәм, һичшиксез, бу программага мөмкин кадәр киңрәк аудиторияне җәлеп итә алырлык формат кирәк, диде.

"Мин программаны айга 2 тапкыр чыгарырга тәкъдим итәм. Яшь буынга патриотик тәрбия бирү шул исәптән мондый тапшырулар аша да бара. Ул заманча һәм кызыклы булырга тиеш", - диде республика Башлыгы.

 

Фото:Олег Яровиков

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: