+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
5 июнь 2022, 14:37

Андрей Назаров Баймак Сабантуенда булды

4 июнь көнне Баймак районында Сабантуй узды. Бәйрәм чарасын Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров ачты.

Андрей Назаров Баймак Сабантуенда булды
Андрей Назаров Баймак Сабантуенда булды

- Миңа бүген "Урал аръягы-2022“ Бөтенрусия инвестицион форумы кысаларында Сабантуйга килү бәхете елмайды. Кунакларыбызга Урал аръягы икътисадын гына түгел, бүген нәкъ шушы бәйрәмдә аның бай мәдәниятен дә күрсәтә алабыз. Мин, Баймакта туып-үскән кеше буларак, сезнең белән, якташларыбыз белән аралашудан тәм табам, һәм сезгә Сабантуйны яхшы итеп оештырганыгыз, кунакларга яхшы мөнәсәбәтегез өчен рәхмәт белдерәм, - диде Андрей Назаров.

Премьер-министр билгеләп үткәнчә, Баймак районы Башкортстан Русиядә иң эре продуктив елкычылык һәм кымызчылык үзәге булып тора. Атлар саны һәм кымыз җитештерү күләме буенча республикада алда бара.
- Нәкъ менә Баймак районы - уникаль башкорт атлары токымының генофондын тотучы, аларның саны 10 мең башка җитте, - дип ассызыклады Андрей Назаров.

Кунаклар белән бергә Премьер-министр балалар сабантуенда булды, үзешчән иҗат коллективлары чыгышларын карады һәм уктан атты.

Быел Баймак районындагы бу бәйрәм IV Бөтенрусия инвестицион сабантуе кысаларында узды. Форумда катнашучылар башкорт халкының күпкырлы мәдәнияте һәм традицияләре белән танышты.

 

Фото: pravitelstvorb.ru

Андрей Назаров Баймак Сабантуенда булды
Андрей Назаров Баймак Сабантуенда булды
Андрей Назаров Баймак Сабантуенда булды
Андрей Назаров Баймак Сабантуенда булды
Андрей Назаров Баймак Сабантуенда булды
Андрей Назаров Баймак Сабантуенда булды
Андрей Назаров Баймак Сабантуенда булды
Андрей Назаров Баймак Сабантуенда булды
Андрей Назаров Баймак Сабантуенда булды
Андрей Назаров Баймак Сабантуенда булды
Андрей Назаров Баймак Сабантуенда булды
Андрей Назаров Баймак Сабантуенда булды
Андрей Назаров Баймак Сабантуенда булды
Андрей Назаров Баймак Сабантуенда булды
Андрей Назаров Баймак Сабантуенда булды
Андрей Назаров Баймак Сабантуенда булды
Андрей Назаров Баймак Сабантуенда булды
Андрей Назаров Баймак Сабантуенда булды
Андрей Назаров Баймак Сабантуенда булды
Андрей Назаров Баймак Сабантуенда булды
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: