+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
5 июнь 2022, 14:43

"Балачак искә төште!"

Башкорстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Баймак районы Сабантуенда катнашуы турында социаль челтәрләрдә үзенең тәэссоратлары белән уртаклашкан.

"Балачак искә төште!"
"Балачак искә төште!"

“Баймаклыларны Сабантуй бәйрәме белән котлыйм!

Шундый зур Сабан туен үткәргән өчен Баймак районына рәхмәт! Бу чын сабан бәйрәме булды! Бу якларда туып-үскән кеше буларак, бу бәйрәмне якташларым белән бергә үткәрү аеруча күңелле булды. Барысы да күңел түреннән узды, балачак истәлекләренә бирелдем.

Сабантуйга чит ил партнерларыбызны алып кайттык. Аларга Урал аръягы икътисадын гына түгел, мәдәният өлкәсендә дә безнең мөмкинлекләребезне күрсәттеләр. Ул Баймак районында бик ачык тәкъдим ителгән. Урындагы кымыз һәм милли ризыкларны авыз иттек, уктан аттык, бүрәнәләрдә көрәштек. Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган. Кунаклар канәгать калды. Киләсе елда Инвестсабантуйның икенче блогын Хәйбулла районында үткәрәчәкбез”.

"Балачак искә төште!"
"Балачак искә төште!"
"Балачак искә төште!"
"Балачак искә төште!"
"Балачак искә төште!"
"Балачак искә төште!"
"Балачак искә төште!"
"Балачак искә төште!"
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: