Балалар өчен бәйрәм мәйданында нинди генә мәйданчыклар, ярышлар булмады! Болар – “Спорт рекордлары”, “Туган як буйлап сәяхәт”, “Пионериягә - 100 яшь!”, “Әлшәй сувениры”, “Тылсымлы урман”, “Яшь техниклар”, “Әти, әни, мин - хезмәт гаиләсе”, “Халык уеннары каруселе” дип аталган спорт һәм иҗади уеннар мәйданчыклары.
Балалар һәм өлкәннәр спорт ярышларында катнашты, осталык дәресләрендә үзләре дә сувенирлар ясады, кызыклы экспериментлар һәм тәҗрибәләр үткәрде, яшь туристлар белән гитара астында җырлар башкарды, халык уеннарын уйнады.
Концерт мәйданчыгында конкурста җиңү яулаган яшь артистларның җырлары яңгырады, чагу биюләр башкарылды.
Балалар бәйрәмендә күңелсезләнүчеләр юк иде. Балалар рәхәтләнеп ял итте һәм күңел ачты. Сабантуйдан кечкенә катнашучылар онытылмаслык тәэссоратлар алды.